Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 ноябрь , 10:51

50не узгач та кияүгә чыгып була икән

Олыгайганда үз бәхетен тапкан тагын бер пар белән таныштырабыз. 

50не узгач та кияүгә чыгып була икән
50не узгач та кияүгә чыгып була икән

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда россиялеләр арасында 50 яшьтән соң никахлашучылар саны арткан. Ел саен 55 яшьтән 59 яшькә кадәрге якынча Россиядә яшәүче 15 мең хатын-кыз кияүгә чыга. Аларның күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү астында, Санкт-Петербургта һәм башка зур шәһәрләрдә яши. Нигездә, бу – 20-30 ел элек ирләре белән аерылышкан хатыннар, - дип яза "Шәһри Казан".

«Мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынучан», - дип Пушкин юкка гына әйтмәгәндер. Хәзерге тормыш ритмында илленче дистәне ваклаган ир яки хатыннар ничек таныша, үзләренең тормышын яңабаштан корырга курыкмыйлармы? Язмабыз шул хакта. 

Гөлия–Айрат мәхәббәте Ни өчен беренче мәхәббәт беркайчан да онытылмый диләр? Чөнки ул беренче-яңа тәҗрибә, яңа тойгылар һәм тәэсирләр. Әмма бу әле олы яшьтә кичергән хис-тойгылар беренче мәхәббәттән калыша дигән сүз түгел. Киресенчә, җитлеккән яшьтәге мәхәббәт — үзенчәлекле, аңлы һәм, бәлки, хәтта югарырак та. Күнегелгән көнкүрешне тамырдан үзгәртеп, тормышны яңадан корып буламы икән соң ул? Кирәкме икән? Чәчне чәчкә бәйләү яшь чакта, янып сөйгән ярың кочагына дәртләнеп кергәндә генә күңелле, саф мәхәббәт, җылы наз тулы йөрәкне җилкендерерлек вакыйга бит ул. Казанда яшәүче Әлки кызы Гөлия Гыйләҗева да әнә шулай уйлап йөргән. Үз тормышында бик күп авырлыклар күргән ул. Әти-әнисен, бертуган энесен югалткан. Әмма авырлыклар алдында югалып калмыйча, алга атлаган. Ә моңсулык биләп алган мәлдә моңлы тавышы белән җырлар сузган. Әнә шул җырлары белән мине әсир итте ди булачак тормыш иптәше Айрат.

– Ике улым да хәрби, махсус хәрби операциядә катнашкан вакытлары, – дип безнең белән уртаклашты Гөлия. – Минем өчен көн белән төннең тоташкан, йөздән елмаю качкан вакыт. Күпме күз яшьләре түгелгәндер, күпме йокысыз үткән төннәр. 2022 елның сентябре булгандыр, алгы сызыктагы кече улымнан хәбәр килүдән туктады. Ул танк батальонында хезмәт итә иде. Хәтта бик шомлы сүзләр дә килеп иреште. Бервакыт таныш хатыным: ”Гөлия, синең номерыңны бер иргә бирдем. Гомер бакый үзең генә яши алмыйсың, сөйләшеп кара, кырт кисмә. Бераз авыр уйлардан арынып торырсың”, диде. Ә минем беренче ирем белән аерылганга дистә ел узган, яңадан тормышымны кем беләндер бәйләргә исәбемдә дә юк. Булачак ирем Айрат миңа шалтыратты. Икеләнеп калдым. Ә ул көн дә шалтырата, хәлләрне белешә иде. Шул кайгыртучанлыгы белән мине үзенә каратты да бугай инде. Бер көнне дә минем яныма килмичә калмый. Аңа 50, миңа 45 яшь. Беренче хатыны яман чирдән үлеп киткән, ул аны бик каты караган, тәрбияләгән. Берничә ай үткәндерме, Айрат: “Без бала-чага түгел, әйдә, никах укытыйк”, ди. Олы улым Айнурга – 24, кечесе Айзатка– 22 яшь. Аларга бу хакта ничек әйтергә, дип кат-кат уйладым. Кечесе махсус хәрби операция зонасында авырып китеп, аңа госпитальдә операция ясалды. Айзатны ялга кайтардылар. Нәкь менә ул беренче булып Айрат белән танышты. Ә соңрак миңа: “Әни, үзең кара, ошый икән, тәвәккәллә”, диде. Олысы Айнур бик җитди кеше. Аның ризалыгын алу минем өчен мөһим булды. Шулай бер көнне концертка киттек, ул башланыр алдыннан видеоэлемтә аша ике улым, киленем шалтырата. “Сезнең белән Айрат абыегыз сөйләшергә тели”, дидем дә телефонның камерасын Айрат ягына юнәлттем. Айрат исә аларның ризалыгын сорады. “Рөхсәт итегез, әниегезне якларга, сакларга. Мин аны яратам, Хөрмәт итәм, аның кулын миңа бирергә сез ризамы?”, диде. Шулчакны Айнур трубканы куйды. Ә Айзат елмаеп тора. Бераздан бар да җайлашты. Улларым ризалыкларын бирделәр. Хәтта Әлкигә әти-әнием җирләнгән зиратка кайтып та Айрат алардан да рөхсәт сорады. Бик дулкынландыргыч мизгел булды ул. Янәшәдә тын гына күз яшьләремә буылып мин елыйм, гүр иясе булган якыннарымнан Айрат кулымны сорый. Соңрак инде Айзат улым: “Айрат абый, рәхмәт сезгә. Әни елмаеп тора”, дип рәхмәтен җиткерде. 2022 елның ноябрендә никах укыттык. Ә быел законлы төстә ир белән хатын булдык.

Айрат абый Мөхәммәтуллин белән әңгәмәбез ярым шаярулы килеп чыкты. – Тормышымда бик күп кыенлыклар күрдем. Билгеле бер вакытта мин тормышның ямен югалткан идем. Әмма Гөлияне очрату тормышыма ямь өстәде. Ул бит гел көлеп тора. Гөлия янында үземне 18 яшьлек итеп хис итәм. Эштән өйгә ашкынып кайтам. Башка хатын-кызларны күрмим дә белмим дә. Башымны катырды ул минем (көлә). Илле яшьтән соң ярату да башка икән. Бөтенләй башка, үзгә хисләр. Яшьлектәге кебек түгел. Нәкь Такташ шигырендәгечә: «Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта». Мин моны аңлата алмыйм. Кәстрүленә күрә капкачы диләр бит. Без Гөлия белән нәкъ шундыйлар, бер-беребезгә килешеп, ярашып торабыз. Минем дә ике улым бар. Алардан да өйләнү турында рөхсәт сорадым. Ике яктан да балаларыбыз ниятебезне хуплады. Ә хәзер исә шөкерана кылып яшибез. Бәлкем, кыз да алып кайтырбыз әле, Ходай кушса.

Автор: Лилия Гайнуллина.

Читайте нас: