Дөнья шулкадәр гаҗәеп, серле, аңлаешсыз! Кайсыбер хәлләрнең асылын гади кешеләр түгел, галимнәр дә аңлатып бирә алмый кайчак. Шундыйларның берсе турында бәян итмәкчебез бүген.
1898 елда Себер шәһәре Иркутскта полиция тарафыннан сәер кеше тоткарланган. Тәртип сакчыларының игътибарын ул үз-үзен сәер тотышы һәм гадәти булмаган киеме белән җәлеп иткән. Ир-атны участокка алып килгәннәр һәм сорау алганнар. Аның исеме Леонид Вдовин булуы ачыкланган. Ул Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә 1967 елда туган. Һөнәре буенча – экскаваторчы. Полиция хезмәткәрләренең мондый шәһәр турында моңарчы беркайчан да ишеткәне булмаган. Һөнәре турында әйткәч, аптырап калганнар. Кем була ул экскаваторчы? Берничек аңлый алмаганнар.
Ирдән аның Иркутскига ничек килеп эләгүен сорагач, ул урам буйлап барганын һәм кинәт башының бик нык авыртуын аңлаткан. Ул аңын җуйган. Ә аңына килгәч, үзенең таныш булмаган, сәер бер урында икәнлеген аңлаган.
Участокта полицейскийлар протокол төзегәннәр һәм табибларны чакырттылар. Тегеләр ирне караганнан соң аны психик авыру дип тапканнар.
Аннары бахырны “акылдан язган кешеләрне тота торган” йортка алып киткәннәр. Леонид Вдовин гомеренең калган өлешен шунда үткәрә.
Әмма шунысы кызык, 1998 елда Амурдагы Комсомольск шәһәре милициясе бүлегенә тол хатын Еленадан гариза килгән. Ул иренең югалуы турында белдергән. Аның исеме Вдовин Леонид. Ирнең үзен дә, аның мәетен дә бүгенге көнгә кадәр тапмаганнар.