Аерылышу яки яраткан кешеңне югалту, һичшиксез, тетрәндергеч вакыйга. Ләкин еллар үтү белән кайгы-хәсрәтләр басыла, ялгызлыктан туйган ир яки хатын күңеленең иң түрендә өмет чаткысы туа. Ә бәлкем, бәхетне сынап караргадыр? Шулай тәвәккәлләүчеләр бар бит ул. "Шәһри Казан"да чыккан Татарстандагы Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Гөлия Закирова тарихы белән таныштырабыз.
– 23 ел яшәгәннән соң беренче ирем белән юлларыбыз аерылды. Улыма 20 яшь, армиядән кайткан гына вакыты. Кызыма 17 яшь иде. Өчәүләшеп, бер кашык та алмыйча, бер машина белән чыгып киткән кешеләр. Абдул Салман авылында яшәүче әти-әнием янына кайтып урнаштык. Бер ел район үзәгендә эшләп алдым. Аннары Казанга эшкә чыгып киттем. Калада кибеттә эшләдем, бер атна эшлим, бер атна ял итәм. Кредитка батып булса да, Казанда тулай торактан бер бүлмә алган идек. Шунда өчәүләшеп яшәдек. 45 яшьлек хатынга яңадан аякка басулары бик авыр булды. Әмма җайлаштым. Аллаһы Тәгалә шулай сынагандыр. Бермәлне таныш хатын яза: “Бер ир-егеткә синең номерны бирдем әле, ялгыз йөрмә инде. Ялгыз яшәүләре бигрәк читен. Ә бәлкем синең кешеңдер”, - ди. Ялгыз хатын-кызлар турында җырлар җибәрә бу, янәсе, мине йомшартмакчы була.
Шул ук көнне миңа булачак тормыш иптәшем шалтыратты. Аңлата да алмыйм, бер сихрилек булды ул. Аның тавышы үзе үк миңа шундый якын тоелды. Ринат Базарлы Матак авылында туып-үскән. Минем кебек үк авырлыклар күргән кеше.
Аллаһы Тәгалә шулай сынагандыр. Бермәлне таныш хатын яза: “Бер ир-егеткә синең номерны бирдем әле, ялгыз йөрмә инде. Ялгыз яшәүләре бигрәк читен. Ә бәлкем синең кешеңдер”, ди. Ялгыз хатын-кызлар турында җырлар җибәрә бу, янәсе, мине йомшартмакчы була. Шул ук көнне миңа булачак тормыш иптәшем шалтыратты. Аңлата да алмыйм, бер сихрилек булды ул. Аның тавышы үзе үк миңа шундый якын тоелды. Ринат Базарлы Матак авылында туып-үскән. Минем кебек үк авырлыклар күргән кеше. Мин аны Аллаһы Тәгаләдән сорап алдым дисәң дә була. "Тормышның авырлыкларын күргән, сыналган, мине аңлый торган кешене бирсәң иде, Ходаем", дип дога кылган саен сорый идем. Ринат бик зирәк кеше. 4 ел була бергә кушылуыбызга. Ике ел элек намазга баскан идем, Ринат моны бик хуплады. Диндә булуым күңел тынычлыгы иңдерә. Мин сатучы булып хезмәт куям, ә иптәшем «Алексеевскдорстрой» оешмасында эшли. Акрынлап кенә икәүләшеп тормышыбызны яңабаштан аякка бастырдык. Өебез дә балкып тора. Ринат миңа күкләрдән язылган, күрәсең. Улым да, кызым да аны бик якын итте.
“Тормышыбызга күз генә тия күрмәсен, яман күзләрдән сакла”, дип көн дә догалар кылам. Парлы тормыш, парлы тормыш инде ул, сеңлем, бергә утырып чәй эчүләре генә дә ни тора. Урта яшьтән узгач яңадан тормыш башлаулары да авыр. Әмма тәвәккәлләмичә моны сынап булмый. Хәзерге вакытта минем кебек җиде юл чатында калучыларга минем тарихым этәргеч булыр.
Автор: Лилия Гайнуллина.