Кытайда яңа тренд барлыкка килгән. Яшь кызлар аңлы рәвештә колакларын тырпайталар. Әйе, элек колаклары бераз тырпайган кызлар чәчләрен төрлечә кистереп, прическалар ясап, бу җитешсезлекне ничек тә яшерергә тырыша иде. Ә хәзер әнә махсус моңа ирешәләр икән. Кемнәрдер косметологларга мөрәҗәгать итә, башкалар махсус наклейкалар сатып ала, ди.
Карпыш колаклылар Кытайның мода артыннан калышмаган яшьләрен акылдан яздыра диярсең. Трендны билгеле блогер Чэнь Цзянан башлап җибәргән. Блогер сүзләренчә, карпыш колаклар белән ул яшьрәк күренә, ә бите ябыгып киткән кебек тоела. Классика буенча, Чэнь Цзянан артыннан башкалар да ияргән. Күптән түгел шундый колаклар белән Александр Цекалоның хатынын да күргәннәр, подписчиклары аны да тренд корбаны булган һәм колакларына пластик операция ясаткан, дип сөйли.
Трендтан артта калмас өчен Русиядә кызлар әлегә махсус наклейкалар белән генә мавыга. Пластик хирурглар сүзләренчә, клиникаларга әлегә нәкъ кире очраклар – колакларның тырпаюын бетерү – өчен мөрәҗәгать итәләр. Әмма бу әлегә шулай. Кем белә? Русча әйтмешли, дурной пример заразителен, бездә дә күпләп колак тырпайта башламаслар дип кем әйтә ала?
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.