Приморье краеның Надеждинский районында 10 яшьлек укучы малай тышта уйнап йөргәндә чалбарын яндырган һәм, әти-әнисе җәзасыннан куркып, таныш булмаган кеше һөҗүм итте дип ялганлаган.
Приморье крае буенча Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, малай дусты белән Вольно-Надеждинское авылында уйнап йөргән. Ул ялгыш билгесез сыекча тутырылган савытны түккән, сыекча аның чалбарына тигән. Соңрак малайлар зажигалка тапкан һәм шаяра башлаганнар.
Зажигалка чаткысы малайның чалбарына тигәч, чалбарга ут капкан. Бала пешкән.
“Әти-әниләре тиргәр дип куркып, имеш тә аны учакка этеп җибәргән таныш булмаган кеше турындагы вакыйганы уйлап чыгарган. Балигъ булмаган һәм аның гаиләсе профилактик исәптә тормыйлар”, – диләр бу хәл турында ведомствода.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор пешкән малай һәм аның дусты белән профилактик әңгәмә оештырган.
Чыганак: lenta.ru