Укучыларның дәрескә соңга калуның иң популяр аңлатмасы – “Йоклап калганмын”. Бу хакта “Дзен” һәм “Учи.ру” аналитиклары белдерә. Меңнән артык педагоглардан сораштыру ярдәмендә соңлаган укучыларның төп акланулары билгеле булган.
Тикшеренүгә ярашлы, респондентларның күбесе сыйныфларында даими рәвештә соңга калучылар бар, ди. Иң популяр акланулар арасында – “Йоклап калганмын” (68%) һәм “Әни уятмаган” (35%). Сирәгрәк “Лифтта бикләнеп калдым” (4%) яисә “Мәче будильникны сүндергән” (3%) дигән сәбәпләр дә бар. Шул ук вакытта, педагоглар сүзләренчә, респондентларның 35% бөтенләй акланырга тырышмый.
Шулай сораштыру нәтиҗәләре күрсәтүенчә, “Ни өчен өйгә эшне хәзерләмәдең?” дигән сорауга иң еш очраган җавап – “Өйгә эшне эшләдем, әмма дәфтәрне онытканмын” (48%), “Онытканмын” (23%), “Өйгә эшне көндәлеккә язмаганмын” (8%), “Минем дәфтәремне бозганнар” (4%).
Бер педагог тәҗрибәсендәге кызыклы очрак белән уртаклашкан. Бер укучы географиядән практик эшкә нәтиҗә ясар урынга: “Мин нәрсә язарга белмим. Мин нык арыдым. Интернеттан күчерәсем килми. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!” – дигән хәбәр язып калдырган.
Чыганак: lenta.ru