Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 ноябрь , 16:00

Берничә ел элек зур шау-шу куптарган блогер: «Мәңгегә 28...»

Исегездә булса, популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова «Ут белән уйнама» проектында катнашучыларга тәкъдим иткән чираттагы биреме бөтен интернет дөньясын шаулаткан иде. 

Берничә ел элек зур шау-шу куптарган блогер: «Мәңгегә 28...»
Берничә ел элек зур шау-шу куптарган блогер: «Мәңгегә 28...»

Гүзәл ханымны Башкортстанда тамырлары Чакмагыш якларыннан буларак та беләләр. 

Ә яңарак кына танылган блогер юл фаҗигасендә һәлак булган сеңлесе Лилияне искә алды. Ул аның туган көнендә зиратка барган. Каберенә сеңлесе яраткан ак лилия чәчәкләрен куя...

«Гомергә 28… Лилек, синең бөтен сүзләреңне искә төшерәм, син хаклы булгансың. Сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, ләкин мөмкинлегем юк.

Бүген Латифа елады, бәбкәм… Без барыбыз да сине бик сагынабыз. Синең бу сүзләрне укымаячагыңны беләм, әмма язгач, миңа бу кайгыны кичерүе җиңелрәк», – дип язып куйган Гүзәл үзенең блогында

Лилия Гафурова Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе булган. Чистайдан тыш, башка шәһәрләрдә дә төрле бәйрәм-чараларга хәләл ризыклар белән өстәлләр әзерләү белән көн күргән. 2022 елның җәендә авариягә эләгеп һәлак булды. Лилиянең Латифа исемле кызы ятимә калды. Ул хәзер әбисе һәм апасы Гүзәл Хөснетдинова тәрбиясенә калган.

 

Фото: Гүзәл ханымның социаль челтәрләреннән кулланылды.

Берничә ел элек зур шау-шу куптарган блогер: «Мәңгегә 28...»
Берничә ел элек зур шау-шу куптарган блогер: «Мәңгегә 28...»
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: