Дөньяда ниләр бар?
14 ноябрь 2024, 07:40

БДМУ студенты һушын югалткан ир-атны коткарган

Геройлар безнең арада! 

Зәбир Гусамовның шәхси архивыннан.Зәбир Гусамовның шәхси архивыннан.
Фото:Зәбир Гусамовның шәхси архивыннан.

Булачак стоматолог – 20 яшьлек Зәбир Гусамов “Башинформ” агентлыгы журналистына электричкада һушын югалткан пассажирны коткару турында  җентекләбрәк сөйләгән.  Приютово – Уфа электр поездында 6 ноябрь иртәсендә бер ир-ат үзен начар хис иткән. Әтисе һушын югалта башлагач, аның йөкле кызы вагондагылардан  ярдәм сорап кычкырган.

Мин Аксён авылыннан Уфага лекцияләргә китеп бара идем. Ярдәм сорап кычкырганны ишетү белән, шунда йөгердем. Ир-атның һушын югалтканын күргәч,  нәрсә булганын аңламый тордым. Аннары олы яшьтәге кешенең нык тирләвен, пульсы еш икәнлеген сиздем. Халәте йөрәк белән бәйле икәнен аңладым. Кызы моны раслады. Электричкада һәм үзем  белән ярдәм итәрдәй  берни юк иде. Ир-атның аякларын күтәрдем – безне шулай өйрәттеләр, бу башка кан йөрешен арттырачак, диләр иде. Нашатырь спирты бар иде, ул ир-атны һушына китерде. Аның үзе белән дарулары булган – шул төймәне берне капты”, – дип сөйли медицина вузы студенты.

Арытаба ир-атның хәле әйбәтләнгән.

“Без Чишмәгә килеп җиткәндә ашыгыч ярдәм көтеп тора иде. Фельдшер ир-атның кан басымы нормада диде – ул минем гамәлләрем авыруга булышканга бик сөенде”, – ди Зәбир.

Булачак медик БДМУның чаңгы узышлары буенча җылема командасы составына кергән. Шәхси клиинкада стоматолог-хирург ассистенты булып эшли һәм киләчәктә тормышын сайлаган белгечлеге белән бәйләргә хыяллана. Зәбир әллә ни эшләмәдем дип тыйнаклык күрсәтә, әлбәттә,  әмма пассажирлар һәм җәмәгатьчелек алдында, шулай ук сеңлесе күзаллавында ул – чын герой, чөнки ул үзе барган күрше вагонда калмаган, йөгереп килеп, кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас