Стәрлетамакта СДЭК заказалар бирү пунктында ике ир-ат сугышканнан соң дуслашкан. Аларның якалашып китүләре видеога эләккән.
Видеода баласы белән посылка артыннан чиратта торучы ирне күрергә була. Бу ир икенче бер клиентның пункт хезмәткәре белән кычкырып, дорфа сөйләшүен искә ала. Малае белән килгән ир аларның диалогына кысыла һәм ничек “дөрес сөйләргә” кирәклеген күрсәтергә тырыша.
Сүз ара сүз чыгып ирләр якалашып китә. Алар бер-берсен йодрыклап дөмбәсли. Шул вакытта СДЭК хезмәткәре аларны аерырга тырыша, ирләрнең әүмәкләшеп сугышканын күргән бала, әтисе өчен куркып, ачыргаланып кычкыра башлый.
Әмма күп тә үтми, ирләр, ничек тиз сугышып китсәләр, шулай тиз туктыйлар да. Якалашу бер-берсенең кулларын кысып: “Синең исемең ничек соң?” – дигән сүзләр белән тәмамлана. Кыскасы, вакыйга ахырында полиция дә, ашыгыч ярдәм дә, дәгъва-фәлән дә булмаган. Бары тик хөрмәт кенә.
Ләкин барыбер шулай кылану артык. Әтисенең хайваннарча сугышканын карап торган бала да кызганыч, ирләрне аерырга теләгән хезмәткәргә дә эләкте. Аннары, кешелек җәмгыятендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бар. Без, кешеләр, хайваннардан нәкъ акыл белән аерылабыз бит.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.