Уфада социаль челтәрләрне мониторинглау барышында дәүләт автоинспекторлары үзенең “Хавал Поер Кингконг” пикапы кузовында кечкенә бассейн җиһазлаган водительне ачыклаган. Әлеге бассейнда ул ярым ялангач ирләрне йөрткән. Кычкырып көлгән ир-атлар урамдагыларга чәчәкләр тараткан.
Ведомствода аңлатуларына, пассажирларны шулай йөртү юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга карый. Юл-патруль хезмәте полицейскийлары тикшерү башлаган. Водитель һәм аның пассажирларының шәхесләре ачыкланган.
Аларга карата административ материаллар төзелгән. 27 яшьлек пассажирлар хәвефсезлек каешларын каптырмаган, 22 яшьлек машина йөртүче хәвефсезлек каешын каптырмаган, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган, шулай ук теркәү билгеләрен яшергән өчен җаваплылыкка тарттырылган.
Реклама дип кеше нәрсә генә эшләми, шаккатарсың!
Чыганак: bashinform.ru