Дөньяда ниләр бар?
29 октябрь 2024, 20:46

Лунатик хатын төнлә 180 мең сумлык товар сатып алган

Ышанасызмы?

cru1.rucru1.ru
Фото:cru1.ru

Лунатизм белән җәфаланучы яшь хатын төнге өянәге аркасында  Wildberries маркетплейсында 180 мең сумга товар алган. Бүгенге көндә ул ялгышлык белән сатып алган товарларын кайтарырга һәм чыннан да сомнамбул булуын дәлилләргә тырыша.
SHOT Телеграм-каналы язуынча,  үзен лунатик дип атаган хатын – Ярославльдә яшәүче маникюр остасы. Шопоголик хатын сөйләвенчә, өянәкләре вакытында  бу аның төнге сатып алуларының беренче очрагы гына түгел, әмма бу кадәр зур суммалар туздырганы булмаган.  1,5 ай эчендә ул билгеле маркетплейста гомум суммасы 180 меңлек 40 заказ ясаган.

Сатып алган товарлар арасында ишек төбенә җәя торган 100 келәм, савыт-саба юа торган машина өчен 100 таблетка, кайнар савытлар куя торган төрле такталар, йорт өчен тагын әллә күпме вак-төяк товарлар. Сатып алучы хатын сүзләренчә, бу товарларның барысы да әйбәт, әмма шулкадәр күләмдә алар аңа кирәкми. Лунатик хатын товарлардан котыла алмаган, чөнки аларны кайтару түләүле. Шопоголик ханым маркетплейсны һәм сатучыны товарлар сомнамбуллык өянәге вакытында импульсив сатып алынган дип ышандырып, акчаларын кайтарырга  тырыша. Уңышлар  телик аңа... 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас