Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 октябрь 2024, 10:20

Укытучы ни өчен мәктәпкә башына дуршлаг киеп килгән?

Бүгенге көндә укучылар гына түгел, укытучылар да барысын да хәйран калдыра. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы.

Подмосковьеның Химки шәһәрендә  дәрескә башына дуршлаг киеп килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы пастафарианлык турында сөйләгән һәм үзенең кылыгын укучыларга аңлаткан.

Педагог сүзләренчә, вакыйгага бер көн кала балалар дәрескә төрле сәер дини баш киемнәре киеп килгән. “Кемдер һиҗаптан иде, кемдер кургаштан ясалган баш киемендә, – дип сөйли укытучы. – Мин инде кургаштан ясалган башлыкта килгәч, дуршлаг  проблемалар тудырмас дип уйладым”.

Укытучы сөйләвенчә, мәктәптә аның бу кылыгын елмаеп каршы алганнар. Ә аптырап сораулар бирүчеләргә укытучы пастафарианнар макарон һәм спагетти белән тефтельләр монстрына ышана дигән.

Mash Телеграм-каналы белән әңгәмәсендә укытучы мәктәпнең  нинди дә булса дини вәгазь урыны түгеллеген аңлаткан. “Кургаштан ясалган башлыклар өчен дә, дуршлаглар өчен дә, хиҗаплар өчен дә. Әмма бездә дин иреге булгач, мин каршы килмим. Тик нигә соң бу очракта мин киеп килгән дуршлаг шулкадәр сәер реакцияләр тудырды”, – дигән укытучы. Әйткәндәй, укытучы фикеренчә, зур резонанс тудырган вакыйгадан соң эштән аны түгел, ә аның белән бер карашта булган мәктәп директорын азат итәргә телиләр. Әле башына дуршлаг киеп килгән укытучы ОРВИ белән больничныйда.

Бу укытучыны ата-аналар да яклап чыккан. Алар ел башында яңа педагог килүенә бик сөенгән. Ата-аналар сүзләренчә, балалар укытучыны тыныч, сабыр булуы һәм теманы җентекләп аңлата белүе өчен яраткан.   

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: