Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатка паспорты гомерен коткарган. Бу хакта хәрби “Комсомольская правда” журналистларына сөйләгән.
Ир-ат СВОда машина йөртүче булып хезмәт итә. Октябрь башында аның машинасына Украина дроннары һөҗүм иткән – бу вакытта солдат өч хәрбине утырткан булган. Беспилотникның берсе транспорт салонында шартлаган, әмма, бәхеткә, барысы да исән калган.
Дәваханәгә килеп җитүгә водитель үзенең паспортында дрон ярчыгын күрә. “Кыйпылчык фотосурәтле биттә тукталып калган”, – дип сөйләгән солдат.
Шундый бәхетле очраклар күбрәк булсын иде!
Чыганак: lenta.ru