+1 °С
Болытлы
“Честно говоря” Телеграм-каналы Владимир Путинга белән аралашкан малайны эзләп тапкан. Малайның исеме – Рамазан, аңа 12 яшь. Ул 41нче санлы мәктәптә укый. Рамазан Көрәш сарае янәшәсендә яшәвен һәм киләчәктә Владимир Путин кебек дзюдо белән шөгыльләнергә хыяллануын сөйләгән. Рамазан дәүләт башлыгына истәлекле брелок бүләк иткән. Ул Владимир Путинның кулын да кыскан. “Бу хатирәләр гомерлеккә исемдә калачак”, – ди Рамазан.
Путинны Рамазанның сеңлесе Самира да күргән. Видеода ул да бу хакта тәэссоратлары белән уртаклаша.