Уфада 17нче санлы шәһәр балалар клиник дәваханәсе табиблары 6 яшьлек малайның ашказаныннан тырнак кисә торган кыскыч (щипцы) алганнар. БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, медиклар моның өчен махсус кәрзин кулланган.
“Ашыгыч күрсәтмәләр буенча балага авыртуны баса торган дару кулланып дәвалау фиброгастроскопиясе үткәргәннәр. Процедура вакытында белгечләр махсус корылма – эндокәрзин – кулланганнар. Бу ысул кыскычны сак кына эләктереп, ашказанының һәм үңәчнең лайлалы тышчасын җәрәхәтләми генә алырга мөмкинлек биргән. Процедураны уңышлы башкарып чыкканнан соң баланың хәле күзгә күренеп яхшырган һәм берничә көннән аны дәваханәдән чыгарганнар”, – диләр министрлыкта.
Мондый операцияләрне ясау “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында сатып алынган заманча корылмалар ярдәмендә мөмкин булган. Бер ел эчендә бу аппарат ярдәмендә 2000нән артык төрле тикшеренүләр үткәргәннәр һәм 50дән артык пациентка ярдәм иткәннәр.
Чыганак: bashinform.ru