Ерак Көнчыгышта – хәйран калырлык вакыйга. Охот диңгезендә август башында югалган көймәдә ике айдан артык йөзеп йөргән ир исән кала алган. Аның ике юлдашы бу вакыт эчендә үлгән, ә судноны кичә генә тапканнар – балыкчылар аңа очраклы рәвештә тап булган.
SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, 9 августта 49 яшьлек Сергей Пичугин 46 яшьлек энесе Михаил һәм аның 15 яшьлек улы Илья белән катамаран тибындагы “Байкат 470” көймәсендә Хабаровск краеның Перовский борыныннан Сахалин өлкәсенең Оха шәһәренә табан юлланган. 150 км араны көймә берничә сәгать эчендә үтәргә тиеш булган, әмма өч тәүлек узуга пассажирлар билгеләнгән ноктага барып җитә алмаган.
Йөзү барышында көймә ниндидер сәбәпләр аркасында маршруттан читкә киткән һәм идарә ителешне югалткан. Нәтиҗәдә сәяхәтчеләр Охот диңгезендә ике айдан артык арлы-бирле йөзеп йөргән, көймә, әйләнеп, баткандыр дигән фаразлар булган.
Әмма кичә судноны Камчатка краеның Усть-Хайрюз авылы (ә бу туристлар юлланган Охадан якынча 1000 км ераклыкта) тирәсендә “Ангел” траулерында балыкчылар табып алган. Исән калган 46 яшьлек Михаилны һәм үлгәннәрнең гәүдәләрен Магаданга алып киткәннәр.
Шул вакыт дәвамында ата белән улы һәлак булганнар. Михаил исә бик авыр хәлдә, аның организмы сусызлыктан җәфаланган һәм ул 50 кг.га якын ябыккан (моңа кадәр гәүдә авырлыгы 100 кг чамасы булган).
Тикшерүчеләр һәм прокуратура хезмәткәрләре вакыйганың барлык нечкәлекләрен һәм шартларын ачыклый, "Су транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча эш кузгатылган.
Михаилның энесенең улы 15 яшьлек Илья Сахалинга җәйге каникул вакытында уникаль табигатьне күзәтер өчен барган.Малай әнисенә Гренландия китларын күрергә хыяллануын сөйләгән. Туганнар Шантар утрауларына барып җиткән булган. Әмма кайтыр юлда шторм аркасында көймә курсын югалткан.
Туристларны Хабаровск, Камчатка крайлары, Сахалин өлкәсе коткаручылары эзләгән, әмма таба алмаган.
Ач үлемнән Михаилны таза гәүдәле булуы һәм ризык запаслары коткарган дип фаразлыйлар. Михаил Улан-Удэда яшәгән, Сахалинда вахта ысулы белән эшләп йөргән. Җәйге каникуллар вакытында ул энесе Сергей белән аның улы Ильяны Шантар утрауларының гүзәл табигатен күрсәтү нияте белән үзенә кунакка чакырган. Сәяхәткә алар ныклап әзерләнгән. Утрауларга уңышлы барып җиткәннәр. Штурвал артында Михаил булган, чөнки аның гына “права”сы булган. Кайтыр юлда туристлар көчле штормга эләккән. Гаиләләре аларны бу вакытта эзләгән, әлбәттә. Ярдәм артыннан экстрасенсларга да мөрәҗәгать иткәннәр. Туганнары коткаручыларны көймә берничек тә бата алмый. Ирләр тәҗрибәле балыкчылар һәм аучылар, алар кыргый табигать шартларында исән кала алалар дип ышандырырга теләгән, тик...
P.S. 15 яшьлек Илья соңгы тапкыр әнисенә Шантар утрауларыннан шалтыраткан. Аның диңгез сәяхәтеннән кичергән тәэссоратлары искиткеч булган, эмоцияләре эченә сыймаган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.