Дөньяда ниләр бар?
12 октябрь 2024, 16:49

Уфада ике квадробер дуслашкан (ВИДЕО)

Белмим инде, әллә мин дөньядан артта калганмын...

Квадроберлар Эмиль һәм Руслан бушлай игъланнар сайтында танышкан һәм шул вакыттан алып алар аерылгысыз дусларга әйләнгән.

Хәзер  юлбарыс Руслан һәм квадробер Эмиль –ахирләр. Алар “Авито”да дуслашкан. Эмиль аны квадробер буларак берәрсе тышка алып чыгып йөртсен  дигән игълан биргән. Руслан бу игъланны күргән һәм ризалашкан. Хәзер алар күп вакытларын бергә үткәрә.

Эмиль – 23 яшьлек айтишник, крипта белән шөгыльләнә, квадробер да. Русланга – 32 яшь, ул электр буенча монтажчы.  Буш вакытларында ул – юлбарыс.  Егетләр, әлбәттә, аларның мавыгуларын күпләр хупламавын таный. Әмма аларга барыбер икән. Иң мөһиме – беркемгә зыян китермәскә. Ике дусның тормыш девизы шундый.  

Ә сез бу юнәлешкә нинди мөнәсәбәттә, дуслар? Хуплыйсызмы? 

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналыннан. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас