Дөньяда ниләр бар?
10 октябрь 2024, 09:20

Ливанның каһәрле язмышы

Якын Көнчыгышта Израиль белән Иран арасында конфликт көчәя. 

Ливанның каһәрле язмышыЛиванның каһәрле язмышы
Ливанның каһәрле язмышы

Аларның бер-берсенә каршы торуы өченче ил территориясендә —  Ливанда бара. Израиль армиясе биредә Иран яклы формированиеләргә каршы сугыша. Һәм бу акция гаҗәеп рәвештә Ливанның алтын запасын сату турында сөйләшүләргә туры килгән.

         Ливан Республикасы — зурлыгы буенча Мәскәү өлкәсенең чирек өлеше кадәр генә. 1914—1918 еллардагы беренче Бөтендөнья сугышына кадәр Ливан Госман империясе Сүрия вәлиятенең бер өлеше булган. Җирле кешеләр үзләрен сүрияле, ягъни гарәп, дип атаган. Госман империясе җимерелгәннән соң Сүрия французлар кул астына күчә һәм алар Ливанны аерым дәүләт итеп игълан итә. Алар ливанлыларның 58 проценты ислам түгел, ә христиан динендә дигән факт белән эш иткәннәр. Өстәвенә, алар ливанлылар гарәп түгел, ә борынгы финикиялеләр токымы, ягъни яһүтләргә тугандаш халык дигән уйдырма чыгарганннар.

         1943 елда Ливан Франция тарафыннан әзерләнгән конституция нигезендә бәйсезлек алган. Бүгенге көнгә кадәр гамәлдә булган Төп законга ярашлы буларак, властьның бөтен институтлары квота нигезендә төзелгән.  Тигезлек нигезендә парламент белән хөкүмәткә мөселманнар да, христианнар да сайланган.  Ул вакыттан алып илдәге дини вакыйгалар үзгәргән. Бүген ил халкының 70 % ислам динен тотучылар тәшкил итә. Шуңа карамастан, квоталар элеккечә бүленә, ул исә конфликтлар чыганагы. Нәтиҗә буларак, дәүләт тотрыксыз һәм көчсез.

         Франция өстенлек иткән вакыттан алып Ливан Якын Көнчыгышның төп оффшоры статусына ия. Ливан бәйсезлек игълан иткәнгә кадәр, Франция һәм Сүрия инвестицияләр салулары нәтиҗәсендә, Бейрут биржасы үсеш алган. Сәгуд Гарәбстаны һәм Иракның иң эре ике нефтьүткәргеченең Ливан территориясе аша үтүе аның алга китүенә сәбәпче булган. Якын Көнчыгыш нефтен Европага озату буенча килешү нәкъ менә Бейрут биржасында төзелә башлаган. Арытаба бу операцияләрнең бер өлеше Нью-Йорк биржасына күчкән. Әмма яңа Бейрутның ныклап чәчәк атуына Палестинаны азат итү оешмасының күчерелүе сәбәпче булган. Гарәп илләреннән палестиналыларга килгән финанс ярдәме Ливан банкында туплана башлаган.

         Боларның барысы бергә Ливан алтын запасының ныклап артуына китергән. Аның иң күп өлеше 1960нчы елларга туры килгән. Ул вакытта илнең алтын запасы 255,5 тоннага җиткән һәм ул Якын Көнчыгышта иң эресе булган. Бүген исә аның алтын запасы 287 тонна тәшкил итә һәм бу Якын Көнчыгышта — 3, дөньяда 18 нче урын. Хәрби көче белән мактана алмаган дәүләтнең мондый байлыгы башкаларның игътибарын җәлеп итми калмаган.

         Ливан дәүләтендә ике төрле дин өстенлек итә дидек. Аларның һәркайсының үз армиясе бар. Аңлашылуынча, мөселманнарның солдатлары христианнарныкына караганда күбрәк. Хәлләрнең болай торышы христианнарны туктаусыз куркуда тота. Мөселманнар нигезле рәвештә христианнарның Израиль белән тыгыз элемтәдә торуда шикләнәләр. Ливан банкы губернаторы — Христиан җәмгыятеннән. Ул Ливан алтыны язмышын үзаллы хәл итә ала. Бу исә Үзәк банкка берьяклы гына алтынны чит илгә чыгару, хәтта тулысынча сату карары кабул итү мөмкинлеген бирә.

         1975 нче елда Ливандагы диниара конфликт гражданнар сугышына кадәр илтеп җиткергән. Ул 1990 елга кадәр барган, ә инде Израиль һәм Сүрия армиясе илгә кергәч, ныграк көчәйгән. Шуннан соң христиан җәмгыяте тышкы ярдәм сорарга карар иткән. 1982 елда Ливан банкы губернаторы Кушма Штатларга Ливан алтынының 2/3 өлешен «саклауга» тапшыра.

         Хәзер инглизләр тәҗрибәне кабатларга тели. Нәтиҗәдә илдә динара конфликт көчәя. Ливаннан калган алтынын сатуын таләп итәләр. Ливан банкы губернаторы икеләнгән арада Израиль инглизләргә үзенең кем булуын күрсәтмәкче. Аның Ливанга һөҗүм ясау максаты — мөселманнарны христианнардан үч алу тойгысын ныклап уятырга маташу. Мондый шартларда христиан җәмгыяте, калган алтыннары бәясе хакына, тышкы яклау сорарга мәҗбүр булачак. Ләкин мондый провокацияләр хәерлегә түгел.

         Израиль аларны сайлап тормый, утка тота. Ливанлылар яшәгән күпкатлы йортлар бомба астында җимерелә, меңнәрчә кеше һәлак була. Бу ил чын мәгънәсендә терроризм астында яши.

Фото: meteors.ru 

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас