Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 октябрь 2024, 14:26

Бер ил балалары идек без

Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин рәислеге астында БДБ дәүләтләре саммиты үтте.

Бер ил балалары идек без
Бер ил балалары идек без

Кремльнең түгәрәк өстәле артында 9 ил лидеры җыелды. Алар президентлар: Белоруссия — Александр Лукашенко, Әзербайҗан — Илһам Алиев, Казахстан — Касыйм Жомарт Токаев, Таҗикстан — Эмомали Рахмон, Кыргызстан — Садыр Жаппаров, Үзбәкстан — Шәфкать Мирзиёев, Төрекмәнстан — Сердар Бердымөхәммәтов, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян.

            Көн кадагында дистәдән артык мәсьәлә тикшерелгән. Саммит хуҗасы буларак, Владимир Путин кунаклар каршында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган. «Безнең өчен Берләшмә илләре — иң якын күршеләр, дуслар, стратегик  партнерлар. Без хезмәттәшлегебезне киңкырлы ныгыту яклы», —дигән Русия лидеры.

            Путин чыгышыннан соң очрашу ябык режимда үткән. Соңыннан аның нәтиҗәләре киңәйтелгән форматтагы утырышта яңгыратылган.

            Сөйләшү темалары күп булган. Владимир Путин уртак эш нәтиҗәсенең БДБның абруен сизелерлек ныгытуын билгеләгән. «Берләшмәдә катнашучылар үзара аңлашучанлык, тигез хокуклык һәм яхшы күршеләрчә хезмәттәшлек итә.  Гражданнарыбызның яшәү сыйфатын яхшырту буенча төп бурычлар уңышлы чишелә. Нәкъ менә нигездә бер дәүләттә яшәү аркасында күп еллар буена тупланган мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне саклап кала, кайбер юнәлешләр буенча хәтта киңәйтә алдык», —дигән Путин.

 Үзара уңышлы хезмәттәшлек конкрет саннарда чагыла.  Русия белән БДБ дәүләтләре арасында товар әйләнеше 7 ай эчендә генә 8 процентка арткан. Һәм бу глобаль дәрәҗәдәге тотрыксызлык шартларында. Үткәннәр дә онытылмый. Алда — Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме. Бу мәсьәләдә Белоруссия президенты Александр Лукашенко БДБ илләре исеменнән чыгыш ясаган.  «Азат ителгән Европаның кайсыбер дәүләтләрендә СС легионерларына ихтирам күрсәтәләр. Неонацистлар ачыктан-ачык урамнарга маршка чыга, азат итүчеләр һәйкәлләрен мыскыл итәләр, җимерәләр. Милли өстенлек һәм реваншизм рухында тәрбияләнгән бу оятсызлыкта катнашучы яшьләр тарих турында берни белми.  Шушы ук Балтыйк буе илләрендәгеләр, поляклар, бельгиялеләр, хәтта немецлар да, совет халкы белән бергә ата-бабаларының көрәшүен белми. Аларны җирдә тынычлык, илләренең һәм халыкларының азатлыгы  хакын гомерләре белән түләгән совет сугышчылары аркасында дөньяга тууларын онытырга мәҗбүр итәләр»,— дигән Лукашенко.

            БДБ илләре лидерлары Бөек Ватан сугышының 80 еллыгын билгеләү турында карар кабул иткәннәр, Берләшмәнең парламентара ассамблеясе эшен хуплаганнар. Шулай ук 2027 елны Берләшмәдә Хокукый агарту елы итеп игълан итүне хуплаганнар.

2025 елда исә БДБда Таҗикстан рәислек итәчәк.

Хезмәттәшлек турында мондый сөйләшүләр безнең һәркайсыбызга тансык, алда шундый уңышлы сөйләшүләр күбрәк булса иде.

Фото: 5-tv.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: