Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь 2024, 06:42

Нефтекамада үсмер малай элеватор шахтасына егылып төшкән

Бала - реанимациядә.

Кичә кич Нефтекама шәһәрендә элеватор бинасы шахтасына 12 метр биеклектән  үсмер малай егылып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, коткару җебенә тотынып, шахтага төшкән. 12 яшьлек бала аңында булган, әмма хәрәкәтләнә алмаган.

Ике катлы коткару элмәге ярдәмендә малайны шахтадан күтәргәннәр. Каты носилкаларда аны элеватор бинасыннан төшергәннәр һәм медиклар карамагына тапшырганнар. Күптөрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләнүләр белән үсмерне Нефтекама дәваханәсенә  илткәннәр.  

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, малай – реанимациядә.

“Хәле тотрыклы. Нефтекама дәваханәсе табиблары Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре белән элемтәдә торалар. Санитар авиация линиясе буенча консультацияләр алып барыла”, – диләр министрлыкта.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас