Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 октябрь , 22:51

Укытучы укучыларны көчек дип тиргәгән

Элегрәк  бу вакыйга беркемне дә аптыратмас иде, мөгаен. Ләкин хәзер...

Красноярскида хезмәт укытучысы укучыларны көчек дип үчекләгән  һәм эшсез калган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр Телеграм-каналларда хезмәт дәресе вакытында педагогның балаларны сүгенү сүзләре белән мыскыллавын тасвирлаган видеоролик таралган иде.

Красноярск хакимияте мәгариф идарәсендә видеоязма эчтәлеге белән танышуларын билгеләп үткәннәр. Укытучыны вазифасыннан читләштергәннәр.

“Конфликт комиссиясе утырышы узачак, һәм соңрак вакыйгада катнашучылар йомгаклау карары белән танышачак”,  –  дип аңлаттылар мэриядә.

Хезмәт укытучысы 9 елдан артык эшли, дип сөйләгәннәр мәктәптә. Моңа кадәр ата-аналар да, укучылар да педагогка зарланмаган. 

Элегрәк  бу вакыйга беркемне дә аптыратмас иде, мөгаен. Ләкин хәзер заманнар үзгәрде... "Көчек" дип эндәшкәнне балалар да, аларның ата-аналары  да нормаль кабул итмәве көн кебек ачык. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: