Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 октябрь , 01:04

СВОдан кайтып, җенесен алмаштырган

Чәчләр үрә торырлык хәлләр...

Свердловск өлкәсеннән махсус хәрби операциядә өч тапкыр бүләкләнгән катнашучы сугышчы отпуск алган. Отпуск вакытында ул җенесен үзгәрткән һәм фронтка кайта алмаган. Бу хакта “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Максим Перов 2000 елда  Түбәнге Тагилда туа. Ул хәрбиләр гаиләсендә үсә, туганнары аны Ульяновск гвардия Суворов училищесына укырга бирә.

Егет әти-әнисе юлын кабатларга теләмичә Санкт-Петербургта инженер-программистка укый башлый. Ул дус-ишләренә аны кызлар сексуаль яклап кызыксындырмавы турында сөйләгән булган.

Шулай да бу нечкәлек Максимга өйләнергә комачауламый. Тик ул хатыны белән   бергә озак яшәми. Аерылышканнан соң, акча юнәтү максатыннан егет Оборона министрлыгы белән контракт  төзи.

СВО башланганнан соң Максим Перов “Центр” группировкасына эләгә, Красный Лиман һәм Изюм юнәлешләрендәге яуларда катнаша. Ул “Хәрби казанышлары өчен”, “Хәрби батырлык өчен” бүләкләренә һәм Жуков медаленә ия. Отпуск вакытында ул Петербургка кайткан, анда хатын-кызлар паригы киеп йөргән.

Русиядә тиздән трансгендер күчешләрен (бүгенге көндә ЛГБТ халыкара иҗтимагый хәрәкәте экстремистик дип танылган һәм РФдә тыелган. - Авт.) тыячакларын белгән хәрби 2023 елда  тиз генә отпуск ала һәм Түбәнге Тагил ЗАГСына барып, исемен Максин Перовага үзгәртә. Ул хатын-кыз була.

Яңа статуста ул СВОга кайтырга тели.  Әмма хатынны хәрби госпитальгә җибәрәләр һәм анда Максин Перовага ”Д” категориясе (Хәрби билеттагы “Д” категориясе хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирми дигәнне аңлата – Авт.) бирәләр. Быел җәй Максин Перова СВОда катнашучылар өчен квота буенча Санкт-Петербургта Мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика милли тикшеренү университетына (ИТМО) укырга керә.

Максин вейп-шопка сатучы булып урнашкан һәм гормоннар эчә башлаган. Элекке хәрби сөйләвенчә, ул имиджын алмаштыру белән үк һәм яңа документлар алгач үзен уңайлы хис иткән. Операция ясату турында ул уйланмый, ди.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: