1 октябрьдә Украина кораллы көчләре Угледар шәһәреннән чыгарга мәҗбүр булды. Угледар Русия Кораллы көчләре контроленә күчте.
Шәһәрне яңа тактика ярдәмендә алганнар. Русия хәрбиләре Украина армиясенә резервлар ташу юлын кискән. Русия Армиясе Угледарны чолгап алгач, Украинаның кораллы көчләре шәһәрне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Украина исә хәрбиләренең шәһәрдән чыгып китәргә мәҗбүр булуын арытаба сугышу өчен көч сакларга тырышуга кайтарып калдырырга тырыша.
Сугыш кырының көнчыгыш һәм көньяк киселешендәге бу территория зур әһәмияткә ия, чөнки ул Русия подразделениеләренә Украина оборонасы эченә үтеп керүне җиңелләштерә икән. Моннан тыш, Угледар өстеннән контрольне үз кулына алу Русия Кораллы көчләренә Покровскига һөҗүм башлау мөмкинлеген бирә. Әлеге логистик челтәр Угледардан төньякка таба 30 километр арада урнашкан.
Фото: pravda-en.com