Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Иранның Израильгә ракеталар белән һөҗүмен хуплавын белдергән. Гомер бакый «изге җир» идеясе белән янган Израиль, Палестина һәм Ливанны яулаган очракта, карашын төрек җирләренә юнәлтүе мөмкин дип саный Төркия лидеры. «Израиль агрессиясе Төркияне дә күзаллый, шуңа күрә Әнкара бу дәүләт террорына мөмкин булган бөтен чаралар белән каршы торачак»,— дигән рәсми белдерү ясаган Төркия чит ил эшләре министрлыгы.
Иранның Израильгә һөҗүменә кадәр Төркия властьлары алар арасында арадашчы буларак чыгыш ясады. Ул даими рәвештә Америка ягын да, Иран ягын да төптән уйланылган карарга килергә чакыра. «Без бүген киеренкелекне туктату мәсьәләсе белән Израильгә йогынтысы булган көнбатыш илләренә һәм Иранга ачыктан-ачык мөрәҗәгать итәбез. Без безнең төбәктәге тотрыклыкка төзәлмәс зыян салачак һәм глобаль дәрәҗәдә тагын да зуррак конфликтка китерәчәк процесска юл бирмәс өчен тырышлык салуыбызыны дәвам итәчәкбез», дип белдерә Төркия.
Шулай итеп, Төркия бу төбәктә сугыш чыгуына катгый каршы торуын аңлатырга тырыша. Ә бит Төркия Иранның әлеге һөҗүмен хупласа да, ике арадагы мөнәсәбәтләре катлаулы. Мәсәлән, алар бер мәсьәләдә бер-берсенә каршы торсалар, башка бер мәсьәләдә партнерларга әвереләләр. Иран бик озак вакыт инде Израильгә каршы гибрид сугышы алып бара. Төркия дә яһүдләр дәүләте белән киеренке мөнәсәбәттә тора. Ләкин Иран Сүриядәге гражданнар сугышында Сүрия хөкүмәте яклы булса, Төркия исә Сүрия оппозициясенә корал белән ярдәм итә. Шул ук вакытта Төркия Иранга каршы санкцияләрне хуплауда катнашмый.
Кыскасы, ике арада менә шундый бик катлаулы һәм кызыклы мөнәсәбәтләр хөкем сөрә. Төркиягә даими рәвештә елгырлык күрсәтергә җиңел түгелдер инде…
Фото: sputnik.by