Бу атнаның сишәмбе кичендә Иран кораллы көчләре Израильгә һөҗүм итте. Иран 200ләп баллистик ракетасын очырган. Израильдә һава тревогасы игълан ителгән.
Иран Республикасының Ислам революциясе сакчылары корпусы Израильгә булган ракета һөҗүме Иранның союздашы— «Хизбулла» лидеры Хәсән Насралланың һәм ХАМАС лидеры Исмаил Ханиянең үтерелүенә каршы җавап булды дип белдерде. Иранның һөҗүме, Израиль оборона армиясенең Ливандагы «Хизбулла» шыгыйлар төркеменә каршы юнәлтелгән хәрби операциясен башлаганнан соң, бер тәүлектән дә ким булмаган вакыт эчендә булган.
Һөҗүм вакытында Иран Израильнең Урта диңгездәге газ вышкасын юк иткән. Очырылган ракеталарның 80 проценты Израиль объектларына барып җиткән. Израильгә ракеталар очырылуы сәбәпле, Тель-Авивка очучы самолетлар маршрутларын үзгәрткән.
Израиль, Иран һөҗүменнән соң, ракетларны тоту өчен 30 истребителен күккә күтәргән. Израиль хәрбиләре яһүт дәүләте халкы иминлеген яклар өчен кулыннан килгән бөтен эшне эшлиячәген белдергән. Шул ук вакытта Израил Иранга җавап һөҗүме ясаудан тыелып калган. Әмма якын көннәрдә Иран һөҗүменә карата каты җавап бирәчәге, һөҗүм иткәне өчен югары бәя түлиячәге белән янаган Израиль оборона министрлыгы. Ул Иранның нефть һәм башка стратегик объектларын, шул исәптә атом-төш объектларын да, утка тотачагын белдергән. Кыскасы, Израиль Иранга хәрби юл белән җавап бирәчәге белән яный.
Израиль үзенә күрше булган мөселман дәүләтләренә һич тынгы бирми. Палестина дәүләтен юк итмәкче, Ливанны да җир белән тигезләү нияте бар. Ник Израиль болай шашына? Ник кайчандыр үзен сыендырган Палестина дәүләтен юк итәргә тырыша? Аңлашылуынча, ярдәмчеләре һәм котыртучылары булмаса, ул мондый явызлыклар кыла алмас иде. АКШ Израильгә төрле яклы ярдәм күрсәтергә әзер һәм күрсәтә дә. Ул Израильнең сугышчан адымнарын хуплый. Менә әле дә АКШ оборона министры Ллойд Остин Израиль коллегасы Йоав Галант белән телефон аша сөйләшүдә союздашына көчле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдергән. «Кушма Штатлар Иран һәм Иранга ярдәм күрсәткән террор оешмалары янаулары каршында Америка персоналын, союздашларын һәм партнерларын якларга әзер», -дигән ул. Искә төшерик, 13 апрельдә Иранның Израильгә очырган ракеталарын кире кагуда АКШ президенты Джо Байденның фәрманы хәлиткеч роль уйнаган иде.
Иран белән Израиль арасында конфликт көчәеп китүенә нәрсә сәбәпче? 1 октябрь кичендә Израиль армиясе, Ливан территориясендә «Хизбулла» шыгыйлар төркеменә каршы сугышу максатын куеп, Ливан чигенә кергән. Израиль хәрби техникасы Ливан көньягында, ил башкаласы Бейрутта һәм башка калаларында көчле һөҗүмнәр ясаган. «Израиль гражданнарын яклау һәм төньяк Израильдә яшәүчеләрне үз йортларына кайтару» — Израиль үзенең хәрби операциясенең төп максатын шулай дип атаган.
Билгеле булуынча, Израиль Ливанга беренче тапкыр гына һөҗүм ясамый. Бу һөҗүм — өченчесе. Баштагылары 1982 һәм 2006 нчы елларда булган. Ливан дәүләте инде өченче тапкыр зур сугыш куркынычы астында. Илдә тынычлыкның юкка чыгуы, Израиль бомбалар яудыруы сәбәпле Ливанның миллионлаган кешесе сыеныр урын эзли. Европа янә качаклар агымы агылмаса ярар иде дигән куркуда калган. Польша ул-бу була калса дип, чик буйларында хәрбиләрен арттыруга тотынган.
Фото: yahoo.com