Чибәр спортчы татар кызы европалыларны сокландырды.
Динара Сәләхова "Миссис Европа-2024" конкурсында җиңү яулады.
Ярыш Болгариянең Пловдиве шәһәрендә узды. Җиңүче таҗы өчен 25 илдән, шул исәптән Италия, Германия, Португалия һәм Нидерландтан, 24-49 яшьлек хатын-кызлар көрәште.
Казанның профессиональ спортчысы булган Динара Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулады, анда ул Русия исеменнән чыгыш ясады.
Конкурс этапларының берсендә конкурсантлар үз илләре һәм республикалары турында сөйләделәр. Сәләхова командасы Татарстан турында ике минутлык ролик күрсәтте. Күпләр татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, ризыкларын һәм костюмнарын югары бәяләде.
Ә финалда конкурсантларның милли костюм һәм кичке күлмәктә ике чыгышы булды.
Конкурста җиңүдән тыш, Динара Сәләхова: «Иң яхшы милли костюм» номинациясенә һәм «генераль иганәче призы»на лаек булды.
Шунысы игътибарга лаек, 34 яшьлек Динара уңышлы конкурсант кына түгел, ә спорт-бал биюләре буенча Татарстан чемпионы да.
Фото: "Татар дөньясы"