Донецк халык республикасында пенсионер хатын аны 10 ел элек һәлак булган дип уйлаган улы белән элемтәгә чыккан. 2014 елга кадәр Любовь Федоровна Красногоровкада яшәгән, хәрби бәрелешләр башлангач, аны ире белән Украина ягына алып чыкканнар һәм Новогродовкага урнаштырганнар. Пенсионерлар йортсыз калган һәм туганнары белән элемтәләре өзелгән. Краснодарда яшәүче улы әти-әнисен һәлак булган дип уйлаган.
2024 елның сентябре башында РФ Кораллы көчләре Новогродовканы азат иткән һәм Любовь Фёдоровнаның тарихы турында Халык фронты волонтёрлары белгән. Алар хатынның улының телефон номерын эзләп тапкан һәм аларга элемтәгә чыгарга ярдәм иткән.
Бүгенге көндә Люба әби – Ясиноватая шәһәрендә вакытлыча урнаштыру пунктында. Анда өлкәннәргә барлык ярдәмне күрсәтәләр. Любовь Фёдоровна туган Красногоровкасына кайтуны һәм аларны исән килеш күрергә өметен өзгән улы белән очрашуны түземсезләнеп көтә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.