Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь , 22:50

Полдникка – кефир, ә төштән соң черем итәләр...

30-40ны куганда лагерьга ял итәргә барыр идегезме?

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

25-35 яшьлекләр арасында  кинәт тематик  лагерьларга сорау арткан. Анда “балалар” уйный, дискотекаларга йөри, төрле конкурсларда катнаша һәм узып киткән балачак хатирәләренә бирелә.

Өлкәннәр өчен лагерьлар сменасы, без балачакта ияләнгән 21 көнлек сменадан аермалы буларак, 2дән алып 5 көнгә кадәр дәвам итә. Тематикалары буенча лагерьлар күп төрле: мультфильмнарга багышланганнан алып  пионер  һәм урта гасырлар чорларына кадәр. Бар проектларның да төп кагыйдәсе – мобиль элемтәнең юклыгы. Бар да чын балалар лагерендагы кебек, өлкәннәр, балалар кебек үк шоу-программага һәм төрле актив чараларга кушыла. Берничә көнлек смена өчен 12дән алып 40 мең сумга кадәр акчаны чыгарып салырга туры киләчәк.

Мондый чараларның популярлыгының сәбәбен  тарихи вакыйгалар һәм заман чынбарлыгы белән бәйлиләр. Күпләрнең балачагы илебезнең “турбулент” заманнарында узды. Юньле-рәтле уйнап туймыйча  ул буын үзенең финанс бәйсезлеген тәэмин итәр өчен иртә яшьтә үк күп эшләргә мәҗбүр булды. Проектлар авторлары сөйләвенчә, мондый чаралар миллениалларга (“миллениал”лар – якынча 1981 –1996 елларда туучылар (Y буыны) – Авт.) кайчандыр кичерә алмаган хисләрне, эмоцияләрне  кичерергә булыша һәм кешегә үзен янә  гамьсез бала итеп тоярга ярдәм итә.

И-и-их,  мин дә барыр идем шундый лагерьга берничә көнгә. Әлбәттә, телефонсыз...

Ә сез, дуслар, мондый проектларга нинди карашта? 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: