Чарада бик күп кызыклы белдерүләр ясалган. Украина президенты Владимир Зеленский Мәскәү белән сөйләшүләр алып бару буенча үз фикерен белдерсә, Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя исә Зеленскийны теләнеп йөрүдә геаепләгән. Бразилия президенты Лула да Силва аның иле белән Кытай тәкъдим иткән тынычлык турындагы планны тормышка ашыруга тотынырга чакырган.
Лула да Силва ике як арасында турыдан-туры сөйләшүләр алып бару өчен имин шартлар тудыру мөһимлеген билгеләгән. Бу Кытай белән Бразилия тәкъдим иткән килешүнең 6 пунктында да билгеләнгән. Моңа кадәр Зеленский Бразилия — Кытай тынычлык инициативасын: «Ул Мәскәү өчен генә файдалы»,— дип тәнкыйтьләгән иде.
Үз чиратында Төркиянең БМОдагы даими вәкиле Әхмәт Йылдыз БМО Уставы конфликтларны тыныч юл белән көйләүне яклый, шуңа күрә яклар тынычлык өчен көрәшергә тиеш дигән. Бу җәһәттән БМОның Иминлек Советы якларны сөйләшү өстәле артына утыруда үзенең йогынтысын күрсәтергә тиеш дигән.
Генассамблея утырышы барышында әлеге халыкара оешманың генераль секретаре Антониу Гутерриш тыныч тормышта яшәүчеләр ныграк җәфа күрә дип, Украина конфликтын тизрәк тәмамларга чакырган. «Украинадагы конфликт киңәя, аның көчсезләнүе турында бернинди билге юк. БМО Уставына, халыкара хокукка һәм БМО резолюцияләренә нигезләнгән гадел тынычлык урнаштырырга вакыт җитте», —дигән ул.
Күпчелек илләрнең тынычлык урнаштыруга чакыруларына карамастан, Зеленский БМО трибунасыннан Русия белән сөйләшүләр алып баруга каршы чыгыш ясаган. Ул конфликт үзеннән-үзе чишелә алмый дигән. «Эш-гамәлләр кирәк. Русияне тынычлыкка мәҗбүр итеп кенә була. Русияне тынычлыкка мәҗбүр итәргә кирәк», —дигән. Хәрби хәрәкәтләр ул үзе тәкъдим иткән «тынычлык формуласы» нигезендә генә тәмамлана ала дип исәпли. Зеленскийның «тынычлык формуласы» Русия гаскәрләрен Украина территориясеннән чыгаруны һәм аңа репарация түләүне күзаллый. Моннан тыш, Зеленский Украина властьларының икенче «тынычлык саммиты» әзерләвен һәм аңа БМО уставын хөрмәт иткән илләр чакырылуын белдергән.
Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя Иминлек Советында чыгыш ясаганда, Зеленский дөньяны Өченче Бөтендөнья сугышы чоңгылына этәрә, дигән. Конфликтны тизрәк туктату өчен Зеленскийның «җиңү планы»ның реаль булмаган ультиматум хәленә төшәргә кирәкми, дигән. Ул шулай ук, әгәр Көнбатыш Киев режимыннан тыныч юл белән котылырга юл бирмәсә, Русия Украинада махсус операциясен дәвам итәчәк, дигән. «Без һәрвакыт украиннарга хөрмәт белән карадык, ул — тугандаш халык, безне аның белән өзелмәслек тарихи элемтәләр бәйли. Әмма көнбатыш лагерь әлеге «яманшештән» котылырга юл бирмәсә, без бурычлар чишелгәнгә кадәр хәрби операцияне дәвам итәчәкбез», —дигән Небензя.
Быел июльдә РФ президенты Владимир Путин каршы як Русия кабул итәрдәй адым ясамыйча Украинада сугыш утын туктату мөмкин түгел дип белдергән иде.
Русия лидеры шулай ук Украинага Херсон, Запорожье өлкәләреннән, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан гаскәрләрен чыгарырга, алар һәм Кырым өстеннән үзенең суверенитетын югалтуын танырга, НАТО һәм башка альянсларга керүдән баш тартырга, шулай ук демилитаризация һәм денацификация үткәрергә тәкъдим итте. Шулай ук Көнбатыш Русия салган санкцияләрен бетерергә тиеш. Менә шул чакта Мәскәү иртәгәдән үк сөйләшүләр өстәле артына утырырга әзер, диде ул.
Фото: dixinews.ru