Русия президенты Владимир Путинның илнең атом-төш доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итүе бу атнаның дөньякүләм иң зур яңалыкларның берсе булды. Русиягә самолетлар, ракета һәм пилотсыз очкычлар берьюлы һөҗүм иткән очракта, илебез атом-төш коралы кулланырга мөмкин. Президент Владимир Путин Иминлек советы утырышында шул хакта белдерде. “Русиянең атом-төш коралын куллануга күчү шартларына төгәллек кертелә”, – дип белдерде ул.
Русия территориясенә киңкүләм һава-космик һөҗүм булган очракта Мәскәү атом-төш коралы белән җавап бирергә әзер, диде илбашы. Стратегик һәм тактик авиация самолетлары, канатлы ракеталар, пилотсыз һәм башка очу аппаратлары шундый һөҗүм чараларына карый.
Русия шулай ук Союз дәүләтенең бер өлеше булган Белоруссиягә каршы һөҗүм булган очракта да атом-төш коралын куллану ихтималын белдерде.
Быел июньдә Белоруссиядә стратегик булмаган атом-төш коралын куллану буенча берлектәге хәрби күнекмәләр үткән иде. Хәрби күнекмәләрдән соң Минск мондый коралны кулланырга әзер булуын белдерде.
Русия президенты Владимир Путинның атом-төш доктринасына үзгәрешләр кертүе Көнбатышны катлаулы хәлгә куйды дигән белдерү ясаган АКШның отставкадагы генералы Даниел Дэвис. Хәзер Көнбатышка конфликтта кысылуны дәвам итеп, йә Русияне атом-төш коралын куллануга провокацияләргә, йә Украинаны корбан итәргә туры киләчәк дигән ул. «Русия бу гамәле белән НАТО илләрен йә сез читтә каласыз, йә без атом коралын кулланачакбыз дип искәртә»,- дигән Дэвис.
Фото: rutube.ru