Һөҗүм, күзаллауларга ярашлы, АКШта ясалган авиабомбалар белән ясала. Әлеге бомбалар 6 метр калынлыгында бетон аша үтә ала. Һөҗүм нәтиҗәләре коточкыч: һәрвакыттагыча иң ныгы тыныч тормышта яшәүче халык изалана. Алар арасында һәлак булучылар — йөзләрчә. Ил башкаласы Бейрут дәваханәләре һәм аның читендәге торак пунктларындагы дәваханәләр яралылар белән тулган, кунакханәләрдә урын беткән. Дистәләрчә мең ливанлы сыеныр урын эзли, мәктәпләрдә яши.
Ә Израиль, берни булмагандай, без «Хизбулла»ның Ливандагы объектларын утка тотабыз дип белдерә. Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә «Хизбулла»ның корал һәм боеприпаслар келәтләре юк ителгән, ракета гаскәрләре командиры Ибраһим Кубайси һәлак булган.
БМОның генераль ассамблеясендә Израиль ялкынын сүндерү турында да фикер алышканнар. «Без Ливан халкы һәм хөкүмәте яклыбыз, Израиль соңгы көннәрдә аның территориясенә һөҗүмен көчәйтте. Моннан 70 ел элек кешелек дөньясы Гитлерны туктаткан кебек, бүген дә кешелек Нетаньяху һәм аның әшнәләрен туктатырга тиеш»,— дигән белдерү ясаган югары трибунадан Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.
Конкрет тәкъдимнәр көтелгән АКШ президенты Джо Байден янәдән барысына ярарга тырышкан — уңайлы сүзләр сайлап кына тынычлык һәм дипломатия турында тел тибрәткән. Ләкин Байденның белдерүләре Америка гамәлләренә бөтенләй каршы тора. Штатлар Урта диңгездә хәрби көчен арттыра, бу исә конфликт утына май гына сибә.
Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяху «Хизбулла»га һөҗүм ясауларны дәвам итәчәкләрен белдерә. «Хизбулла» төркеме лидеры Хәсән Насралла Ливанны упкын читенә алып бара дигән. «Мин Ливан халкына без сезнең белән сугышмыйбыз дип әйтәм. Без «Хизбулла»га каршы сугышабыз, —дигән Нетаньяху.— Кичә ракеталар булган йортлардан чыгып китегез дип әйттем. Кем моны эшләми, башкача аның йорты булмаячак».
Израиль «Хизбулла»ның Ливан көньягындагы йөзләрчә объектларына һөҗүм ясаган. Бу атнаның сишәмбесенә каршы төндә һәм көндез Израильнең туктаусыз һөҗүме нәтиҗәсендә 560лап кеше һәлак булган.
Иганәчесе Иран булган «Хизбулла» Израильнең берничә хәрби объектын утка тоткан. Алар арасында шартлатучы матдәләр җитештерелүче завод бар. Ливан Израиль территориясенә 50дән артык ракета очырган, ләкин аларның күбесен Израиль тоткан.
Ике арадагы хәрби хәрәкәтләр хәвеф тудыра. Чөнки сугышның киңрәк җәелеп китү куркынычы бар. Израильнең якын союздашы АКШ белән Ливан яклы булган Иранның да сугышка кушылуы ихтимал. Иран президенты Масуд Пезешкиан төбәк конфликты тумагае дип хәвефләнә. Чөнки «Хизбулла» берүзе генә Израильгә каршы тора алмаячак. «Израильне көнбатыш илләре, Европа илләре һәм Кушма Штатлар яклый һәм корал белән тәэмин итә»,— ди ул.
ЕСның тышкы эшләр җитәкчесе Жозеп Боррель Израиль белән «Хизбулла» арасындагы конфликтны сугыш дип атарга мөмкин дип белдергән.
Израильнең рәсми вәкилләре «Хизбулла» объектларына авиация һөҗүме көчәйтелүе төркемне дипломатик карарга килүгә ризалаштырырга мәҗбүр итү, Израильгә һөҗүм итүен туктатуын һәм бәхәсле территориядән гаскәрләрен чыгаруны таләп итүләрен белдерә. «Хизбулла» исә Израиль Газзә секторына һөҗүм ясавын туктату белән килешүгә киләчәген белдерә.
Фото: dhakatribune.com