Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 сентябрь , 23:00

Чегәннәрнең 10 миллионлык җеназасын видеога төшергәннәр

Гомер ахырында 2 метр җир җитә дисәләр дә...

10 миллионлык чегән җеназасы Русия халкын шаккатырган. SHOT-Проверка Телеграм-каналы ритуаль агентлыкларның ромалэларны (Чегәннәр үзләрен шулай атый. – Авт.) җирләүдә шактый акча сугалар.

Чегәннәр белән хушлашу бик бай оештырыла: аларда мәрхүм белән хушлашу  3-4 көнгә сузыла, җеназа җыр-бию белән үрелгән бәйрәмгә әверелә... Мәрхүмне иң кыйммәтле машиналарда – “Maybach” – яисә башка “Mercedes”ларда алып киләләр.

Мәеткә җир астында фатирны хәтерләткән “бина” төзиләр. Аны кафель плиткасы белән яисә кирпеч белән тышлыйлар, баскыч төзиләр,  келәмнәр җәяләр. Бинага алкоголь белән бар куялар, картиналар  һәм башка нәрсәләр белән бүлмәне бизиләр. Традиция буенча алкогольле эчемлекләрне мәрхүм теге дөньяда башка әрвахлар белән “эчә алсын”  өчен куялар. 19 м³ күләмле төрбәдә ( Русчасы – склеп, мавзолей, усыпальница. – Авт.) 90 литр алкоголь урын алган. Мондый чаралар чегәннәр арасында таралган ышануларга бәйле: ромалэ мәрхүмнәрнең җаны икенче, яңа дәрәҗәгә күчә, дип белә. Шуңа мәетне соңгы юлга  “яңа дөнья”да бернинди дә мохтаҗлык кичермәсен дип  мөмкин булган барлык уңайлыклар белән озаталар. Төрбәне  Мисыр пирамидаларын хәтерләткән күп дәрәҗәле пьедестал белән ябалар.

Тантанага чегәннәр уртача 1дән алып 10 миллион сумга кадәр акча тотына. Мондый ысул белән еш кына Ставрополь крае территориясендә  җирлиләр. Чегәннәрнең иң зур диаспорасы нәкъ шунда урнашкан.

Читайте нас: