Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 сентябрь , 12:28

Аккумулятор аша килгән үлем?

Ливанда, аннан инде Сүриядә, бер-бер артлы аккумуляторлар белән җиһазландырылган электрон корылмалар шартлый башлаган.

Аккумулятор аша килгән үлем?
Аккумулятор аша килгән үлем?

Ике көн буена дәвам иткән зур террактны оештыручыларның кемнәр булуы әлегә хәбәр ителми.  Эш шунда, Ливанда, аннан инде Сүриядә, бер-бер артлы аккумуляторлар белән җиһазландырылган электрон корылмалар шартлый башлаган. Моннан зыян күрүчеләр – меңнәрчә, ә үлүчеләр – дистәләрчә. Бу тарихта иң массакүләм теракт, ди аналитиклар.

   17 сентябрьдә Ливанда пейджерлар шартлый башлый. Ә Көнбатыш һәм Израиль аналитиклары йөзләрен дә чытмый: “мондый корылмалар белән тик Хезболла әгъзалары һәм Иран илчесе кебек башка начар кешеләр генә файдалана”,- дип белдерә. Ә инде балалар, табиблар һәм шәфкать туташларының зыян күрүенә алар күз йомып карый.

   18 сентябрьдә инде Сүриядә чып-чын апокалипсис күзәтелә: электромобильләр яна, скутерлар, смартфон, ноутбук, планшет, рацияләр шартлый. Оятсызлыкның соңгы ноктасы – сишәмбе көнне үлгәннәрне күмәргә килүчеләр арасында да шартлаулардан зыян күрүчеләр була.

   Шунысы кызыксыну уята: икенче атакадан соң ук БДБнең генераль ассамблеясе Израильдән Палестинаның оккупацияләнгән җирлеген ташлап чыгуын таләп иткән резолюция кабул итә...

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: