Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 сентябрь , 14:33

Әзерлекне сынау

10 сентябрьдә Русия хәрби-диңгез флоты "Океан" стратегик команда-штаб күнекмәләрен башлады. 

Әзерлекне сынау
Әзерлекне сынау

 Күнекмәләр 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.  Маневрлар Тын һәм Төньяк Боз океаннарында, Урта, Каспий һәм Балтыйк диңгезләрендә бара.  Күнекмәләрдә 400дән артык кораб, су асты көймәләре һәм тәэмин итү суднолары,  диңгез флоты һәм  диңгез авиациясенең 120гә якын  самолеты һәм вертолеты , 7 мең берәмлек корал һәм техника, 90 меңнән артык солдат катнаша,

         Күнекмәләр Кытай халык армиясе белән бергәлектә үтә. "Океан-2024" күнекмәләрендә  аның 4 хәрби корабы, тәэмин итү судносы һәм 15 самолеты катнаша.           Күнекмәләргә күзәтүчеләр сыйфатында 15 дәүләт чакырылган.  Президент Владимир Путин  видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда "Океан -2024"нең соңгы 30 елда Русиядә иң зуркүләмле хәрби күнекмә булуын билгеләде. Чыгышында ул АКШның Русия чикләрендә хәрби көчен үстерүен билгеләде.  "Русия янавы һәм КХРны тыю сылтавы белән АКШ һәм аның яраннары Русиянең көнбатыш чикләренә  якын урыннарда, Арктикада һәм Азия-Тын океан төбәгендә хәрби көчләрен арттыралар",- диде. Атап әйткәндә, АКШның Тын океанның көнбатыш өлешендәге утрауларда һәм һәм Азия-Тын океан төбәгенең кайбер илләрендә  урта һәм кече ераклыктагы ракеталар урнаштыру планы бар.

         "Океан" киңкүләмле хәрби күнекмәләрнең үзенең данлы тарихы бар - ул СССР чорында үткән.  1970 елда үткәнендә 300дән артык кораб, 100 диңгез авиациясе катнашкан. Шулай ук әлеге операция 1975, 1977, 1983, 1985 елларда үткәрелгән. "Океан-2024"не салкын сугыш практикасын тергезү дип әйтергә мөмкин. Әлеге хәрби күнекмәләрнең СССР чорындагысыннан төп аермалыгы дөньядагы иң зур флотка ия булган Кытайның катнашуы.

         Маневрлар ике илнең партнерлык дәрәҗәсен һәм көчләр балансы алмашынуын АКШка күрсәтә, дип раслый сәяси экспертлар.

         Мәгълүм  булуынча, 10 сентябрьдә НАТО да Русия чикләренә якын урыннарда зуркүләмле хәрби күнекмәләрен башлады. Көзгә кадәр дәвам итәчәк хәрби күнекмәләргә  НАТОның көнчыгыш флангы җәлеп ителә. Күнекмәләрдә Эстония, Финляндия һ.б. илләр катнаша.  Германиядә - 9 - 20 сентябрьдә, 30 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр Грециядә үтәчәк. Шулай ук август ахырыннан бирле - Венгриядә , 9 сентябрьдән алып Словакиядә  хәрби күнекмәләр бара.

         НАТОның хәрби күнекмәләре 30 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр - Финляндиядә, Төркия һәм Болгариядә дәвам итәчәк.  Аңа шулай ук Италия, Испания һәм Латвия  кушылачак.

         Әлеге хәрби күнекмәләр уеннар, корал шалтыратулар булып кына калсын, зур сугыш гарасатына әверелә күрмәсә иде берүк!

Фото: washingtontimes.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: