Әңгәмә алдыннан сәясәтчеләр 2016 елдан бирле килгән традицияне бозган — кул кысышканнар. Һәм шунда ук бер-берсен ялганда гаепли башлаганнар, көндәшенең һәр сүзен тәнкыйть утына тотканнар.
Сүз көрәштерүдә, ягъни дебатларда, АКШның тышкы сәясәте төп урынны алган. Аерып әйткәндә, Трамп Киевның җиңүен телисезме дигән сорауга кеше гомерләрен коткару өчен хәрби хәрәкәтләрне туктатырга теләвен белдергән. АКШ конфликтны көйләү белән кызыксынмый дигән. Ул шулай ук Американың гамәлдәге президенты Джо Байденны Русия лидеры Владимир Путин белән сөйләшмәве өчен тәнкыйтьләгән. «Ул хәтта Путинга, хәер гомумән кемгә дә булса, соңгы ике елда телефон аша да шалтыратмады», — дигән. Байден хакимияте Русия һәм башка илләрнең яңа бөтендөнья сугышы чигенә килеп терәлүенә китерде дигән. «Сез аның (Путинның) башкаларда булмаган әйбере барлыгын беләсез бит. Аның атом коралы бар»,— дип әйткән. Ул Украинада кораллы конфликт башлануына Харрис турыдан-туры җаваплы, чөнки ул аны әзерләүдә катнашты дигән гаеп белдергән. «Байден хакимияте Харрисны Зеленский һәм Путин белән сөйләшүләр алып барырга җибәрде. Өч көннән соң сугыш башланды. Минем карашка, ул Байденнан да начаррак»,— дигән.
Харрис аңа җавап итеп, Трампны Путин белән дуслык хакына Украинага ярдәм итүдән баш тартырга җыенуда гаепләгән. «Мин Дональд Трампның сугыш 24 сәгать эчендә тәмамланачак дип әйтүенең сәбәбе аның Украинадан йөз чөерүенә кайтып кала дип саныйм», —дигән Харрис.
Харрис шулай ук Трампны демократиягә каршы һөҗүм итүдә гаепләгән. «Трамп XIX гасырдагы Гражданнар сугышы чорыннан алып беренче тапкыр демократиягә җитди һөҗүм итте»,— дигән. Трамп исә аңа җавап биргәндә гамәлдәге вице-президенты АКШ сайлауларында җиңгән очракта АКШ «стероидлардагы Венесуэла»га әвереләчәк дип кисәткән. Харрис властька килгән очракта АКШның уңышка шансы булмаячак дигән.
Трамп шулай ук үзенә һөҗүм ясалуын Ак йорт риторикасы аркасында булды дигән. «Мин, мөгаен, минем хакта сөйләгәннәренә күрә башыма пуля алганмындыр инде», —дигән. Трамп шулай ук президент Джо Байден һәм аның урынбасары Камала Харрис идарә иткән чорда җинаятьчелекнең илдә кискен үсеп китүен дә билгеләгән.
Телевизион дебат барышында Трамп Русия турында — 9, Путин турында — 8, Украина турында 6 тапкыр искә алган. Харрис исә Украинаны — 5, Путинны — 4, Русияне 2 тапкыр телгә алган.
Әйтергә кирәк, алар бер-берсенә әйтәсе килгән сүзләрен әйткән һәм теледебатлардан ике кандидат да канәгать калган. Һәркайсы үзен дебатта җиңүче итеп санаган. Русия әлеге дискуссияне шоу дип атады. «Дебатларда катнашучыларның әйткән сүзләре өчен җаваплылык тоймаулары күренеп тора. Сезнеңчә кем җиңде? Бу зур әһәмияткә ияме? Анда айсбергка кадәр 15 минут вакыт калды»,— диде «Титаник» һәлакәте белән чагыштырып Русия чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Мария Захарова.
Искә төшерик: Америкада президент сайлаулары 5 ноябрьдә үтәчәк.
Фото: theepochtimes.com