Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 сентябрь , 14:18

Америка рөхсәт бирерме?

Бу атанада Украинага Америка дәүләт секретаре Энтони Блинкен килгән.

Америка рөхсәт бирерме?
Америка рөхсәт бирерме?

Аның килүен Украина президенты Владимир Зеленский  дүрт күз белән түземсезләнеп көтеп алган. Янәсе, Блинкен, Киевка килгәч, Американың еракка атучы АТАСМS ракеталарын Русиягә каршы кулланырга рөхсәт итәчәк.

         Франция белән Бөек Британия Русия территориясенә һөҗүм итү өчен ерак радиуска очучы ракеталар файдалануны хуплаган. Әмма техник сәбәпләр аркасында АКШның рөхсәте кирәк. Шуңа күрә ул Блинкенны Американың рөхсәтен тапшыра дип көткән.

         Бүген шунысы билгеле булды: Киевта барган очрашуда Владимир Зеленский һәм АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Русия территориясенә һөҗүм итү өчен Америка коралын куллануга кагылышлы бернинди карар кабул итмәгәннәр. Ләкин Блинкен Киевта чыгыш ясаганда Украинага 700 млн. доллар акча бүленәчәген әйткән. Ул шулай ук, Америкага кайткач, президент Джо Байденга  Русия территориясенә һөҗүм итү өчен ерак арага очучы Америка ракеталарын бирү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр нәтиҗәләрен  тапшырачагын, әлеге бәхәсне Вашингтонда дәвам итәргә планлаштыруын әйткән.

         Украина кораллы көчләренә ерак арага очучы ракеталар тапшыру мәсьәләсендә АКШ президенты хакимиятендә зур бәхәс туган. АКШ дәүләт департаменты Украинаның ракеталардан атарга дигән ялынуына колак салса,  Пентаган белән АКШ разведкасы Русия тылына һөҗүм итү өчен ерак арага очучы корал файдаланудан саклану турында кисәтәләр. Әйткәндәй, Пентаган Русиянең АТАСМS ракеталары очып барып җитә алмаган аэродромнардан үзенең самолетларын күчереп куюын искә алган.

Фото: dzen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: