Барлык яңалыклар
10
Дөньяда ниләр бар?
11 сентябрь 2024, 00:34

Беренче тапкыр 92 яшендә өйләнгән

Мәхәббәтен ул гомере буена көткән. 

Беренче тапкыр 92 яшендә өйләнгән
Беренче тапкыр 92 яшендә өйләнгән

Ростов өлкәсендә яшәүче кеше беренче тапкыр 92 яшендә өйләнгән. Әйе, шундый язмышлар да бар. Ул 55 яшьлек хатын белән гаилә корган.

Туй тантанасы Ворошилов районының ЗАГС бүлегендә узган. Николай гомере буена буйдак булып яшәгән, ләкин 93нче яшькә чыккач, ниһаять, өйләнергә карар иткән.

"Бүгенге көндә ул үзен бик бәхетле тоя.  Сөйгәне Ольга Васильевнаны хатын-кыз эталонына тиңли. Ә Ольга Васильевна тормыш иптәшен иң акыллы, ярдәмчел һәм мәхәббәтле кеше дип саный", - дигәннәр ЗАГС хезмәткәрләре. Алар "яшьләрне" никахлары белән котлап һәм изге теләкләрен җиткергәннәр.

Мәхәббәт яшькә карамый,

Мәхәббәт хискә карый.

Яратуның гонаһы юк,

-Кайчан сөйсәң дә ярый.

Карамый ул картлыгына,

Карамый яшьлегенә.

Мәхәббәтнең яше булмый

-Була күз яше генә.

(Р. Миңнуллин). 

Чыганак: Лента.ру

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: