Намибия властьлары кешеләргә кыргый хайваннарны иткә кулланырга рөхсәт иткән. Ачлык илнең ярты халкына (анда 2,5 миллионнан артык кеше яши) яный.
Көчле корылык аркасында азык җитмәү сәбәпле 723 хайванны, шул исәптә 83 филне атарга әзерләнгәннәр. Моннан тыш, 300 зебраны, 30 гиппопотамны, 50 импал, 60 буйволны, 100 зәңгәр гну һәм 100 канны (антилопа төре) иткә озатачаклар .
Намибиянең Тирә-як мохит, урман хуҗалыгы һәм туризм министрылыгы әлеге планны"зарур" һәм гражданнар мәнфәгате өчен табигать ресурсларын файдалану конституцион бурычларга туры килә дип атаган. Африкада кыргый хайваннарны ашау өчен ату гадәттән тыш хәл дип саналмый.
Күптән түгел Берләшкән Милләтләр Оешмасы Намибиядәге хәлләрнең үтә кискен торуы турында белдерү ясаган. БМО вәкиле үткән атнада илнең 84 процент азык-төлек ресурсы файдаланылып бетүе турында белдергән.
Фото: mkala.mk.ru