Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 сентябрь , 13:30

Инструкторлар юк ителде

4 сентябрьдә Русия Оборона министрлыгы, Русия гаскәрләренең Украина Кораллы көчләренең Полтавадагы 179нчы берләшкән уку-күнекмәләр үзәгенә һөҗүм итүе турында белдерү ясады.

Инструкторлар юк ителде
Инструкторлар юк ителде

Русия уку үзәгенә шәхси состав построениесе вакытында ракета очырган. Йөзләрчә курсант һәлак булган һәм авыр яралар алган. Мәгълүматларга ярашлы, анда Русия территориясендә гражданнар объектларына һөҗүм итүдә катнашкан элемтәчеләрне, радиоэлектрон көрәш белгечләрен һәм пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләгәннәр.

            Херсон өлкәсе губернаторы Владимир Сальдо белдерүенчә,  ракета һөҗүме ясалган хәрби институтта  НАТО илләреннән килгән чит ил инструкторлары укыткан. Сальдо әйтүенчә, Киев Төньяк Атлантика альянсы дәүләтләре җитәкчелеге астында тора һәм алар үз чиратларында Украинадагы хәрби хәрәкәтләр зонасына белгечләр җибәрүне хуплыйлар.

Фото: e-news.pro

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: