Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 сентябрь , 14:18

Гасырларда сыналган дуслык

Атна башында Русия президенты Владимир Путин Монголиягә ике көнлек дәүләт сәфәре белән барды.

Гасырларда сыналган дуслык
Гасырларда сыналган дуслык

Ул Улан-Батор шәһәрендә Монголия президенты Ухнагийн Хурәлсух белән очрашты. Алар социаль-сәяси хәлләр торышы, сәүдә-икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышты.

         Монголия Русия президентын тантаналы шартларда каршы алды. Ике ил президентларының очрашуы Улан-Батор шәһәренең Сухэ-Батор мәйданында Чыңгызхан һәйкәле куелган Дәүләт сарае каршында үтте. Владимир Путины почетлы каравыл һәм монгол хәрби киемнәрендәге атлы гвардия каршы алды.

         Русия президентының 3,4 миллион кеше яшәгән Монголиягә сәфәре ике илдә дә билгеләнүче истәлекле көннәргә туры килде. Халхин-Голдагы сугышта җиңүнең 85 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашу өчен Монголия  Путинга рәсми чакыру җибәргән.  Быел шулай ук Улан-Батор тимер юлына нигез салынуының 75 еллыгы һәм бергә чирәм күтәрүнең 65 еллыгы билгеләнә.

         Дәүләт башлыклары сөйләшүләреннән соң Русия һәм Монголия делегацияләренең очрашуы үткән. РФ делегациясенә президент хакимияте җитәкчесе урынбасары Юрий Ушаков, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, вице-премьер Сергей Оверчук, энергетика министры Сергей Цивилев һ.б. кергән. Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча 5 документка: 4 килешү һәм 1 меморандумга кул куелган. Улан-Баторда ТЭЦ-3 электр станциясе реконструкциясе проектын әзерләү, нефть продуктлары озату өлкәсендә хезмәттәшлек һәм Монголияне авиация ягулыгы белән тәэмин итү турында ике ил хөкүмәте арасында килешүләр бар.

         Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Монголия дәүләт җитәкчесе «Көнчыгыш союзы» газүткәргече проекты әзер булуын белдергән.  Газүткәргеч Русиядән Монголия аша Кытайга бара.

         Путин Хурәлсух белән Совет маршалы Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салган. 1939 елда Георгий Жуков Халхин-Гол елгасында барган сугышларда Совет һәм монгол гаскәрләре белән җитәкчелек иткән.  Русия лидеры Совет һәм монгол солдатларының батырлыгын ике ил халкы да якты истәлек итеп саклый дигән. «Халхин-Гол геройларының батыр һәм какшамас булулары аркасында алдына Монголияне басып алу планын куйган куркыныч дошман туктатылган», — дигән Путин. Ул елны Совет-монгол альянсы япон гаскәрләрен Халхин-Гол елгасында тар-мар итә.

Ә Бөек Ватан сугышы елларында Монголия иң беренче булып СССРга ярдәм кулын суза. Монгол гражданнары җыйган чыганакларга монгол авиация эскадрилья истребительләре һәм танклар төзелә һәм алар Берлинга кадәр сугышчан юл үтә. Монголия шулай ук Совет гаскәрләренә 500 меңнән артык ат озата. Ул дәһшәтле елларда бу зур ярдәм була.

Бүген Монголия  — Гаагадагы Халыкара җинаять суды әгъзасы. Путинның Улан-Баторга сәфәре алдыннан әлеге Халыкара суд монгол властьларының Путинны кулга алырга тиешлекләре турында шаулый башлады. Ләкин Монголия власте аларның кубызына биемәде, ул безнең ил лидерын зур хөрмәтләр күрсәтеп каршы алды.  Искә төшерик: былтыр Халыкара җинаять суды Путинга Украина балаларын урлауда һәм аларны Русиягә озатуда гаепләү белдерде.

         Шулай итеп, Көнбатыш Путинның Монголиягә сәфәрен триумф булуын танырга мәҗбүр. Бу сәфәр бер яктан Русиянең ут күршесенә йогынтысы гаять зур булуын күрсәтсә, икенчедән Көнбатыш илләренең Русия президенты каршында көчсез булуларын дәлилләде.

Фото: asia24.media

   

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: