Стәрлетамакта “квадроберлар” хәрәкәте көчәя, дип хәбәр итә “Честно говоря” Телеграм-каналы. Урындагы паркта бер ир җәнлекләр маскалары кигән, койрыклар таккан балаларның дүрт аяклап узгынчыларны куркытып йөрүләрен видеога төшереп алган. “Квадроберлар” – җәнлекләр булып киенүчеләр, алар хайваннарның кыланышларын кабатлый, бергәләп дүрт аяклап йөгерер өчен паркларда җыелалар.
Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова фикеренчә, балалар арасында киң таралган бу мавыгу аларга зыян итәргә мөмкин, чөнки бу социаль күренештә иҗтимагый нормалар кире кагыла.
Бу хәрәкәт турында мин быел белдем. Исем-акылым китте. Юк, кем әйтмешли, без барыбыз да балачакта шук булдык, арабызда тәртип тә бозучылар булгандыр. Әмма шулкадәр ямьсез кыланмдык. Һәрхәлдә, видеоязмадагы балалар яшендә. Әле бит ул “квадробер” булыр өчен махсус атрибутика: битлекләр, койрыклар да кирәк. Маркетплейсларда тулып ята алар. Кайсыбер ата-аналар балаларына сатып алып бирә. “Чем бы дитя не тешилось...” дип уйлана-уйлана...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.