Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь , 15:36

Беслан фаҗигасен кичергәннәр СВО фронтларында көрәшә (ВИДЕО)

Ул кайгылы көннәрне онытып булмый...

Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Бесландагы берничә йөз бала һәм өлкәннәрне террористлар әсирлеккә алган фаҗигале көннән 20 ел үтеп китте. Илебез тарихында кара төскә буялган  ул көннәрдә 300дән арты кеше һәлак булды.

“Алания” батальонында Төньяк Осетиядән 2004 елның 1 сентябрендә ул коточкыч вакыйгалар үзәгендә булган  ике дус хезмәт итә. Алар әсирлеккә алынганнарны коткару операциясенә шаһит булганда ук кирәк чакта үз иленең гражданнары сагына басарга әзер булыр өчен язмышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә  дигән карарга килгән, дип яза хәрби корреспондент С.Пегов

Егетләр 20 ел элек булган вакыйгаларны искә ала, Бесландагы  теракт аларның тормыш юлын сайлавына ничек йогынты ясавын сөйли.

Чыганак: Операция Z: Военкоры Русской Весны  Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: