Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 август , 11:01

«Telegram»ны нинди язмыш көтә?

24 августта «ВКонтакте», «Телеграм»-каналларына нигез салган Павел Дуровны Париж аэропортында кулга алдылар.

«Telegram»ны нинди язмыш көтә?
«Telegram»ны нинди язмыш көтә?

Тикшерүчеләр фаразларына ярашлы,  Дуров «Телеграм»ның шифр ачкычларын махсус хезмәтләргә бирүдән баш тарткан. Шул сәбәпле аны, өстәвенә, балалар порнографиясе таратуда һәм наркотиклар белән сату итүдә гаепләгәннәр. Гомумән, Дуровны 12 җинаятьтә гаеплиләр. Малтабарга Франциядә 20 елга кадәр төрмәгә утыру куркынычы яный.

         Мәскәү бизнесмен белән очрашу таләбе белән Франциягә нота җибәрде.  Әмма 2021 елда Дуров Франция гражданлыгы алган. Шул сәбәпле Парижда аны үз гражданины итеп саныйлар икән. Шулай дип белдерде Русия чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Мария Захарова.

         Аналитиклар белдерүенчә, Дуровның кулга алынуы, эшкуарның үзе өчен түгел, җәмәгатьчелек өчен дә көтелмәгән хәл. «Ул үзенә мондый куркыныч янавын аңларга тиеш иде. Дуров үзен беркемгә дә буйсынмас кеше итеп тойды. Хокук саклау органнары аңардан җинаятьләрне ачуда ярдәм итү буенча хезмәттәшлек күрсәтүне таләп иткәч, ул Русиядән китте. Дуров моны сүз ирегенә тыкшыну дип санап, тәкъдимне кире какты»,— ди сәяси аналитик Юрий Светов.

Ул Facebook социаль челтәренә нигез салган Марк Цукерберг өстеннән процесс баруын белгәндер бит. Америка малтабары АКШ Конгрессына әңгәмәгә чакыртып алынгач, башта бик нык карышса да, Федераль тикшерүләр бюросы белән хезмәттәшлек итәргә ризалашкан иде.  Менә тагын чираттагы мисаллар: Илон Маск Starlink юлдашларын Украинага бушлай бирергә ризалашырга теләмәде. Wikileaksка нигез салган Джулиан Ассанж белән дә шуларга охшаш хәлләр булды. 2021 елда Дуров Франция гражданины булу белән аларның юрисдикциясе астына эләккән.

         Telegramны контрольдә тоту өчен Дуровны кулга алырга Америка булышлык күрсәтте, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Париж Дуровның кулга алынуын аның француз гражданлыгына кайтарып калдыра. Ләкин хәлләр катлаулырак тора. «Асылда Дуровның кулга алынуы артында Вашингтон тора. АКШ президенты сайлаулары алдыннан Байденга Telegramны контрольгә алу мөһим. Ул шулай ук Дуров мессенджеры Америка хокук саклаучыларына Дәүләт департаменты һәм Үзәк разведка идарәсенә мәгълүматлар бирергә мәҗбүр итә алмаган санаулы мәйданнарның берсе», — диде Володин.

Павел Дуровның кулга алынуын Х социаль челтәр иясе Илон Маск та тәнкыйтьләп чыкты.  Болай булгач, тиздән лайклар өчен дә Европада җәза бирмәгәйләре әле, диде ул. Русия Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Дуров Франциядә генә түгел, башка илләрдә дә бәлагә очрамаса  ярар иде дигән хәвефен белдерде.

Русия дипломатлары Павел Дуровка кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. РФ чит ил эшләре министрлыгы Дуровны Русиягә каршы торуда корал итеп файдалану ихтималлыгына да игътибар итә, дип белдерде Мария Захарова. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Дуровка мөһим ярдәм күрсәтү өчен Франция властьларына мөрәҗәгать иткән. Малтабар Русия, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сент-Китс һәм Невис илләре гражданлыкларына ия.

Фото: Getti Images

        

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: