Украина кризисын көйләү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып бару өчен бу илләргә сәфәр кылган КХР хөкүмәтенең Евразия эшләре буенча махсус вәкиле Ли Хуэй шундый белдерү ясаган.
«Бөтен яклар да Көнбатышның үзенең кораллары белән Русия территорияләренә һөҗүм ясау шартларын өзлексез рәвештә йомшартуына борчыла»,—дигән Ли Хуэй. Әлеге илләрдән тыш, дөньяның башка дәүләтләре дә конфликт уты ныграк көчәеп китмәгәе дип борчылалар, чөнки Украина Кораллы көчләренең Курск өлкәсенә керүе шуны күрсәтә дигән ул.
Билгеле булуынча, Владимир Зеленский Русиянең эченә ату өчен Көнбатыш коралларын файдалануга партнерларыннан бертуктаусыз рөхсәт сорый. Ул хәтта министрлар һәм дипломатларга моның өчен мөһим булган эшләр исемлеген төзергә кушкан. АКШ РФның эченә һөҗүм ясауга рөхсәт биргән. Лондон исә үзенең еракка очучы ракеталарын Курск өлкәсенә атарга Киевка рөхсәт итми.
Көнбатыш коралы белән Русия төпкеленә атарга рәхсәт итү Украинага конфликтта ярдәм итмәячәк һәм нәтиҗәле дә булмаячак, дип саный Америка аналитиклары да. «Сугыш барышын үзгәртү өчен украиннарга ул һөҗүмнәрне көйле җир өсте операцияләре белән берләштерергә кирәк. Украиннар исә бу конфликтта аны һаман үзләштерә алмады»,—ди алар.
Әйткәндәй, Американың АТАКМС ракеталары запасы чикләнгән. Шуңа күрә Пентагон Киевка ракеталар биргән хәлдә дә, зур булмаган күләмдә генә тапшыра ала дип раслый аналитиклар.
Фото: u-f.ru