-6 °С
Болытлы
Республикада аю балалары шәхси йорт ихатасында йөгереп йөргәннәр. Белорет районы Усмангали авылында яшәүче ир яссы табанлыларны видеога төшереп алган, дип хәбәр итә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе.
Видео авторы аптырап калмаган, ул ачулы һәм усал тавышлар белән ырылдап, кыргый хайваннарны куркыта. Кадрлардан күренүенчә, йорт хуҗасы моңа ирешкән – җәнлекләр качып китә.
Чыганак: bashinform.ru