Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 август , 20:00

Русия армиясенә яла якканмы?

Рауфа Рахимова/vk.com
Фото:Рауфа Рахимова/vk.com

“Уфада “Пруфы” басмасы хуҗасына Русия армиясен дискредитацияләгәне өчен протокол төзегәннәр”, – дип хәбәр итте берьюлы берничә Телеграм-канал. “Уфадагы 9нчы санлы  полиция бүлеге РФнең Административ хокук бозулар кодексының  20.3.3 маддәсе (“Русия Федерациясе Кораллы көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр”) буенча “Пруфы Интернет-басмасы” масскаүләм мәгълүмат чарасы нәшире Рәүфә Рәхимовага административ протокол төзеде. Административ хокук бозу турындагы материаллар Киров район судына җибәрелде”, – дип яза "Оперсводки РБ" Телеграм-каналы.

Шул ук вакытта Sota интернет-басмасы (чит ил агенты дип танылган) үзенең аноним чыганагына сылтама белән бу мәгълүматны кире какты.  

"Рәхимовага бернинди протоколлар да  төземәделәр, комментарийлар буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итегез”, – дип үз чыганагын китерә басма.

“Башинформ” агентлыгы бу хәлне ачыклар өчен БР буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм судларның берләштерелгән матбугат хезмәтенә рәсми запрослар җибәрде.

*Агымдагы елның 31 маенда Юстиция министрлыгы SOTA басмасын чит ил агенты дип таныды. Ведомство аны исемлеккә кертүне шул исәптән басманың “Русия Федерациясенең, шулай ук Русия Федерациясе Кораллы көчләренең тискәре образын формалаштыруга юнәлдерелгән дөрес булмаган мәгълүматларны таратуы” белән аңлатты. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Читайте нас: