Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 август , 14:01

Мәскәүгә КХР дәүләт советы җитәкчесе килде

Ул президент Владимир Путин һәм премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашты. 

Мәскәүгә КХР дәүләт советы җитәкчесе килде
Мәскәүгә КХР дәүләт советы җитәкчесе килде

Мәскәүгә КХР дәүләт советы премьер-министры Ли Цян җитәкчелегендәге делегация килде. Ул президент Владимир Путин һәм премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашты. 

Ли Цянга кадәр берничә көн элек Мәскәүгә Кытай хөкүмәте рәисе урынбасары Хэ Лифэн һәм финанс министры Лань Фоань килеп киткән иде. Кытай икътисади блогының Мәскәүгә килүе очраклы түгел. Төп сәбәбе АКШның икенчел санкцияләре аркасында ике арада сәүдә үсеше акрынайган. Кытай лидеры Си Цзиньпин бу десантлары белән Русия белән сәүдә-икътисади элемтәләрне АКШның икенчел санкцияләреннән саклап калырга тырыша дип саный аналитиклар  .

         Кытай делегациясенең Русиягә сәфәрләре ешаюы сәбәбе Еврокомиссиянең 4 ноябрьдән импортка чыгарылган  Кытай электромобильләренә даими нигездә пошлиналарны 17%тан 36,3 %ка кадәр арттыруында. Шул ук вакытта Кытайда җитештерелгән  Tesla Америка автомобильләренә пошлина 9% күләмендә генә салыначак. Һәм бу Кытайны икътисади кысрыклауларының бер төре генә, Көнбатыш аның тышкы дөнья белән сәүдә итүенә төрле яклап аяк чалырга тырыша.

         Кытай чиновникларының Русиягә килү саны буенча 2024 ел иң югары ноктага җиткән.  Кытай шушы сәфәрләр белән Русиягә кулыннан килгәнчә ярдәм итүен күрсәтергә тели. Аңлашылуынча, Кытайның Америка белән икътисади бәйләнешләре юк дәрәҗәсендә.

Фото: iz.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: