Президент Кабарды-Балкариядә авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышын
билгеләде. Ул "Агро07" предприятиесендә бакчачылык хуҗалыгының алма уңышы белән танышты. Төбәк яшелчә-җимеш җитештерүне 8 тапкырга арттырган. Путин шунда ук Кабарды-Балкар җитәкчесе Казбек Коков белән очрашты. Авыл хуҗалыгының яхшы күрсәткечләре өчен ул аны мактады һәм башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды. Путин КБР
җитәкчесен республикада халык саны артуы, гаиләләргә ярдәм күрсәтүләре өчен дә мактады. Дәүләт җитәкчесе КБРда соңгы тапкыр 2019 елда булган иде.
Төньяк Остетия-Аланиядә президент "Фәрештәләр шәһәре" мемориаль
комплексында булды. Әлеге комплекс 2004 елда Беслан шәһәренең 1 санлы мәктәбендә булган теракт корбаннарына багышланган. Быел фаҗигагә - 20 ел. Путин террорчылар заложникларны берничә көн ябып тоткан спортзалда булды, "Кайгы агачы" сынына чәчәкләр салды. "Бу фаҗига бөтен Русиянең тарихи хәтерендә төзәлмәс яра булып калачак", диде дәүләт җитәкчесе боевиклар артында торган көчләрнең Русия белән элеккечә читләр кулы белән сугышуларын билгеләп. "Алар безнең илне тотрыксызландырырга тырышулары буенча эшләрен дәвам итә. Без террорчыларга каршы көрәшкән кебек, безгә бүген дә Курск, Донбасс, Новороссиядә җинаять кылучылар белән көрәшергә туры килә. Без үзебезнең максатларга ирештек һәм без неонацизм белән көрәштә дә максатыбызга ирешәчәкбез. Җинаятьчеләргә җәза бирәчәкбез, моңа һичнинди шик булырга тиеш түгел",— диде.
Шул ук көнне кичкә таба Путин вертолетта Чечня башкаласы Грозныйга барды. Грозныйда аны төбәк башлыгы Рамзан Кадыйров, президентның Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Чайка, ЧР хөкүмәте рәисе Магомед Даулов һәм башкалар каршылады. Путин Чечняда соңгы тапкыр 2011 елда булган иде. Русия лидеры ЧРның беренче президенты, Русия герое Әхмәт Кадыйров зиратында
булды, аңа тирән хөрмәтен күрсәтте, төбәктә тынычлык һәм иминлек урнаштыруга салган өлешен билгеләде. Әхмәт Кадыйровны үзенең дусты дип атады. Президент үзенең исеме белән аталган махсус тәгаенләнештәге отрядның Русия университетына барды. Рамзан Кадыйров билгеләвенчә, махсус хәрби операция башланган вакыттан алып биредә 47 мең
сугышчы хәрби укулар үткән. Аларны тактик алымнарга гына түгел, ату коралының бөтен төрләре белән эш итәргә, үз-үзеңә һәм сугышчан иптәшләренә беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәтәләр.
Путин махсус операциядә катнашырга теләк белдерүчеләр белән
дә очрашты. Аларның СВО зонасына барырга карар итүләрен җиңү дип билгеләде. Грозныйда президентка өр-яңа мәчетне күрсәттеләр. Кадыйров табынучыларның дини хисләренә хөрмәт күрсәтүе өчени Путинга рәхмәт белдерде. Арытаба ул Грозныйның В.В. Путин исемендәге яңа районы макетын күрсәтте. Ул Чечен Республикасының бизәге — торак йортлар һәм социаль структура объектларыннан торган комплекс — бик зур инвестицион проект. ЧР башлыгы Путинга Чечняның почетлы гражданины танытмасын тапшырды. Русия лидеры аңа кыйммәтле тышлы кулдан әзерләнгән Көръән бүләк итте