Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 август , 14:12

Харрисны кандидат итеп раслаганнар

Демократлар партиясе съездында Камала Харрисны АКШ президентлыгына кандидат итеп раслаганнар.

Харрисны  кандидат  итеп раслаганнар
Харрисны кандидат итеп раслаганнар

21 июльгә кадәр Демократлар партиясеннән альтернативасыз рәвештә АКШның гамәлдәге президенты Джо Байден саналды. Бу көнне ул АКШның элеккеге президенты, республикачылар партиясеннән президентлыкка кандидат Дональд Трамп белән уңышсыз дебатлардан соң, партиядәшләре басымы астында, үзенең кандидатурасын алырга мәҗбүр булды.

         Демократларның  99 процент тавышын җыйган Камала Харрис — президентлыкка кандидат итеп күрсәтелгән беренче кара тәнле һәм Азиядән чыккан беренче хатын-кыз. Әгәр ул быел ноябрьдә үтәчәк президент сайлауларында җиңеп чыкса, АКШның беренче хатын-кыз президенты булачак.

Фото: yahoo.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: