Заһир белән Наталья Вәлиевлар өйдә дә, эштә дә бергә. Ул – майор, разведка батальоны командиры урынбасары. Ир белән хатын икесе дә – Сүриядәге хәрби бәрелешләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы.
Героебыз җирле авыр мәктәбен тәмамлаган. Үз сүзләре буенча, кулына аттестат алгач, аның алдында кая укырга керергә дигән сорау тормаган, чөнки кечкенәдән хәрби булырга хыялланган. Вәлиев сөйләвенчә, аның гаиләсендә хәрбиләр булмаган, шулай да бу һөнәрне сайлауга аны Нәҗип Фазыл улы алып барган башлангыч хәрби әзерлек дәресләре дә этәргәндер. Үзенең дәресләрендә ул туган илгән сөю тәрбияләп кенә калмаган, укытучы ир балаларны төрле җыеннарга һәм лагерьларга да алып барган. Егет Мәскәүдәге Оборона министрлыгы университетын сайлаган. Заһир белән бергә башкалага тагын дүрт Учалы егете укырга керергә барган, әмма аларның берсе генә укырга керә алган. Тик Заһир күңелен төшерми, ул алдаг елга үз көчен сынап карамакчы була. Вакытны бер дә юкка югалтмас өчен ул агроинженерия дәүләт университетына укырга керә.
–18 яшькә кадәр зур шәһәрләргә чыгып йөрмәдем. Минем мохит авыл, күл, балык тоту, тимуровчылар булып ярдәм итү эшләре иде. Ә монда башкала, кешеләр күп, хәрәкәт, тавыш. Әмма барыбер монда калачакмын дигән ныклы карар кабул иттем, – дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.
–Улымны Мәскәүгә озатканда курыккан идем, әлбәттә. Укырга керә алмадым дип хәбәр иткәч, бәлки, шулай булырга тиештер, дип уйладым. Ә ул соңрак карар кабул иттем инде, диде. Аның өчен шөбһәләндем, әлбәттә, әмма уеннан кире кайтмаячагын аңлый идем, – ди Венера Давыт кызы. – Икенче елның язында кайтам дип шалтыраткач, бөтенләйгә дип уйладым. Ә аңа хәрби вузга укырга керер өчен медицина комиссиясе үтәргә кирәк булган.
Икенче тапкырдан Вәлиев хыялын тормышка ашыра.
Наталья белән Заһир балачактан ук таныш була. Алар икесе дә Учалы авылыннн, бер мәктәптә укыган, Наталья ике яшькә кечерәк. Яшьләр арасында мәхәббәт хисләре Заһирның курсант чагында бөреләнә. 2013 елның 15 июнендә вузны тәмамлап чыккан Вәлиев үзенең тәүге офицер званиесе – лейтенантны - ала, ә ике көннән Наталья белән Заһирның кызлары Ангелина дөньяга килә. Күп тә үтми Заһирны Көньяк хәрби округ командующие карамагына җибәрәләр. Шулай итеп, гаилә Буденновскида яши башлый. Заһир Таһир улы аерым мотоукчылар казаклар бригадасында гранатомет взводы командиры, комендант ротасы командиры, мотоукчылар батальоны командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары булып хезмәт итә. Шушы ук шәһәрдә гаиләнең Богдан исемле уллары туа.
2019 елда Наталья да хәрби хезмәт үтүгә контракт төзи.
–Ул карап торышка гына йомшак һәм бәләкәй кебек, чынында хәрби хезмәтне әйбәт белә, бик кыюул, – ди елмаеп хатыны турында Заһир. – Наташа барын да белә ул, граната да ыргыта белә, ата да белә, танкта да йөри белә.
Героебызның хатыны шул рәвешле элемтә батальонына килеп эләгә. Ир белән хатын бер частьта хезмәт иткән, Сүриядәге хәрби бәрелешләр зонасына да берничә тапкыр барганнар, Оборона министрлыгының төрле медальләре белән бүләкләнгәннәр.
Заһирның кече энесе Рөстәм дә аның эзләре буйлап барырга булган. Ул Казан югары танк команда училищесында белем ала. Мөгаен, уку йортын сайлау әтиләре Таһир Галимәрдән улының хәрби хезмәтне танк гаскәрләрендә үтүе белән бәйледер. Хәзер кече Вәлиев – капитан, рота командиры. Дәүләт бүләкләре һәм РФ Югары башкомандующиеның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Арытаба Заһир, Наталья һәм Рөстәм махсус хәрби операциягә барганнар.
–Мин алгы сызыкта ук булмадым, шартлы рәвештә әйткәндә, өченче линиядә хезмәт иттем. Куркыныч дисез. Ә кайда куркыныч түгел? – ди Заһирның хатыны Наталья, куркыныч түгелме дигән сорауга җавап биреп. Без исә һәр хатын-кыз мондый кыю адымга бармас иде дибез.
2023 елның сентябрендә гаиләдә тагын бер сабый – Давид – дөньяга килә. СВО зонасында Вәлиевларга очрашу насыйп булмый, алар өч айга якын күрешми. Заһир Херсон юнәлешенә эләгә. Разведка батальоны командиры урынбасары була. Рөстәм исә башта ук Бахмутта була. Ике бертуган шунда күрешә дә.
Декабрь кичләренең берсендә безнең ике төркемгә Клещеевка тирәсендә дошман позицияләрен штурмлау бурычын куйдылар. Берникадәр вакыттан соң алар белән элемтә өзелде, - дип сөйли Заһир.
Вәлиев взвод командиры, озатучы һәм связист белән хезмәттәшләре янына юллана һәм аларга ярдәм итә. Моннан соң төркемнәр штурмга ташлана һәм ике “опорник”ны яулап ала. “Закреп”тан соң, безнең сугышчылар чигенә башлагач, алар өстендә коптерлар эшли башлый.
–Беренче граната аяктан екты, аннары икенчсе, өченчесе шартлады... Очраклы рәвештә генә исән калдым, – дип сөйли майор. – Егетләр мине ташламады, носилкаларга салып алып чыга башлады. Мин бәйләнештә булдым, медицина взводы командиры белән элемтәгә чыктым һәм тиз үк ярдәм кирәк, дип хәбәр иттем.
Вәлиевның ике аягы да каты яралана. Июньгә кадәр Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланган. Әлеге вакытта – Учалыда. Ә гомумән алганда гаилә Абхазиядә яши. Майор генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән, 17 медале бар.
–Туган илне саклау дигән һөнәр бар. Ватан безне чакырды, шуңа бу юлга бастык. Башкача мөмкин дә түгел, – ди герой. – Картәтиләребез фашизм белән көрәшкән. Еллар үтү белән Көнбатыш аны янә тудырды. Балаларыбыз үз илебездә тыныч һәм бәхетле яши алсын өчен бу эшне ахырына җиткерергә кирәк.
Заһир Вәлиев Башкортстанның батыр уллары белән иңне иңгә куеп сугышканын, аларның яуга батырларча керүләрен сөйләде. Өйдә якыннары көтүләрен белә алар, төп максатлары да – туганнарын һәм якыннарын яклау.
Күптән түгел Вәлиевларның хәлләрен республика Башлыгы Радий Хәбиров белгән. Ул Заһирның киләчәктәге планнары белән кызыксынган һәм үзенең командасында эшләргә тәкъдим иткән. “Төрле авырлыкларга, Заһирның катлаулы яралануына карамастан, алардан да бәхетлерәк гаиләне күргәнем булмады. Алар өчен бик шатмын. Заһир белән Натальяга минем командамның өлеше булырга һәм Башкортстаныбызны бергә үстерергә тәкъдим иттем. Алар әлегә җавап бирмәде, чөнки Кораллы көчләрдә арытаба хезмәт итәргә телиләр. Аллаһ Тәгалә аларга үз хәер-фатихасын бирсен. Янәшәләрендә булган ата-аналарына зур рәхмәт. Бездә шундый кешеләр булуы белән горурланам”, – дип язган иде Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Вәлиевлар республика җитәкчелегенең мондый игътибарына шат. Алар Радий Хәбиров тәкъдиме турында уйланачакларын белдергән.
Автор: Гүзәл Фәттахова.
Чыганак: uchalinka.com